Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Котыш укучыларын туңдырылган җиләк-җимештән тәмле компот белән сыйлыйлар

Ольга Хайсанова инде 11 ел Иске Котыш мәктәбе укучыларын тәмле ашлар белән сыйлый. Без барган көнне дә пешекче апалары аларга "дуслык" боткасы пешергән иде. -Ольга Васильевнаның ашларын бик яратып ашыйбыз, боткалары да, итле һәм балыклы ашлары да бик тәмле, - ди 8 класс укучысы Полина Шохина. Мәктәп яны тәҗрибә участогында...

Ольга Хайсанова инде 11 ел Иске Котыш мәктәбе укучыларын тәмле ашлар белән сыйлый. Без барган көнне дә пешекче апалары аларга "дуслык" боткасы пешергән иде.


-Ольга Васильевнаның ашларын бик яратып ашыйбыз, боткалары да, итле һәм балыклы ашлары да бик тәмле, - ди 8 класс укучысы Полина Шохина.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш менюны баетырга ярдәм итә. Бәрәңге, кәбестә, кишер, аш чөгендере, суган - барысы да үзләре үстергән. Артыгын сатып табыш та алалар. Алма, чия, карлыганны туңдырып витаминнарга бай компот әзерлиләр. Бәрәңгене 50 сутыйлы участокта үстерәләр.

-Өч ел элек үзебезнең көч белән ясалган теплицада помидор өлгертәбез, - ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Петр Учайкин. - Бу яшелчәне консервлап та куялар. Үзебездән артканын көзге ярминкәдә саттык.

Пешекчеләр 34 мәктәп укучысына һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче 12 сабыйга да аш әзерлиләр. Тәмле ашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укучылар