Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә газета-журналларга актив язылалар
5-15 октябрьдә элемтә бүлекчәләренә килүчеләр күп, чөнки бу көннәрдә, 2018нче елда алдыру өчен, район газетасына да арзан бәядән язылырга мөмкин. Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә дә "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасына 50 гаилә заказ карточкасы тутырылган. Бу яртыеллыкта район газетасын 109 кеше алдыра. -Акция барышында авылдагы оешмаларда булып, район газетасына,...
5-15 октябрьдә элемтә бүлекчәләренә килүчеләр күп, чөнки бу көннәрдә, 2018нче елда алдыру өчен, район газетасына да арзан бәядән язылырга мөмкин.
Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә дә "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасына 50 гаилә заказ карточкасы тутырылган. Бу яртыеллыкта район газетасын 109 кеше алдыра.
-Акция барышында авылдагы оешмаларда булып, район газетасына, башка кайбер басмаларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин икәнлеген исләренә төшердем, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда Борисова. - Хат ташучылар да бу көннәрдә активрак эшли.
Бу яртыеллыкта иң күп газета-журнал алдыручы буларак район газетасы редакциясе бүләгенә ия булган Николай Семаев 2018 ел өчен дә "Наш Черемшан" га беренчеләрдән булып язылып куйган.
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев