Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Элмәледә зур бәйрәм

Үткән якшәмбе көнне Иске Элмәле авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Алты ел дәвамында төзелгән ике катлы, заман таләпләренә җавап бирүче мәдәният йорының ачылуын искеэлмәлелеләр генә түгел, ә район халкы да түземсезлек белән көтте. "Әйе, бу - авыл халкы өчен бик истәлекле көн. Дөрес, мәдәният йортының ачылуын озак көтергә туры килде,...

Үткән якшәмбе көнне Иске Элмәле авылында яңа мәдәният йорты ачылды.


Алты ел дәвамында төзелгән ике катлы, заман таләпләренә җавап бирүче мәдәният йорының ачылуын искеэлмәлелеләр генә түгел, ә район халкы да түземсезлек белән көтте.

"Әйе, бу - авыл халкы өчен бик истәлекле көн. Дөрес, мәдәният йортының ачылуын озак көтергә туры килде, әмма ул искиткеч матур килеп чыкты. Мәдәният учагының рәхәтен күрегез. Бинаны кадерләп саклагыз", - диде муниципаль район башлыгы Нурхәмәт Хәмидуллин авыл мәдәният йортын ачу тантанасында.

Бәйрәмдә катнашкан кунакларның берсе - ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров та бу мәдәният йортынның республикада да иң матурларының берсе булуын билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, авылда элек 1960нчы елны төзелгән агач клуб булган, ул 2004нче елны янган.

Мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән бергә кечкенә генә бүлмәдә урнашканнар иде. Әмма эш өчен шартлар булмаган вакытта да авылда мәдәни тормыш гөрләп торды. Бәйрәмнәр, концертлар да оештырылды, дискотекалар да үткәрелде. Халык иҗаты район фестивальләрендә дә авыл үзешчәннәре һәрвакыт диярлек призлы урыннарга лаек булдылар. Монда мәдәният йорты директоры Вера Захарованың да өлеше зур.

Бүгенге тантанада "Стройсервис" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Гыйльфанов Вера Николаевнага символик ачкычны тапшырды.

Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров иң уңган төзүчеләрне бүләкләде, якташларын бәйрәм белән котлады.

"Сөлчә" җәмгыяте рәисе Хәмзә Хаммәтов, Иске Элмәле мәктәбе директоры Татьяна Овчинникова, "Гриц" җәмгыятенең баш геологы Рәфыйк Исмәгыйлов та искеэлмәлелеләрне яңа мәдәният йорты ачу уңаеннан котладылар, район, республика җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

... Ал лента кисеп мәдәният йортына узгач, халык бинаның матурлыгына таң калды. Монда барысыды евро стильдә зәвык белән эшләнгән.

Подвал өлешендә тулысынча җиһазландырылган (тренажер залында 20дән артык тренажер, бильярд һәм теннис өстәлләре, көрәшчеләр өчен келәмнәр) спорт залы урнашкан. Шунда ук чишенү, душ, бәдрәф бүлмәләре дә бар.

Беренче катта - дискотекалар үткәрү өчен зур фойе һәм 200 урынга исәпләнгән тамаша залы. Сәхнәне милли орнамент төшерелгән пәрдәләр бизи.

Икенче катта китапханә, музей һәм башка бүлмәләр урын алган.

"Мин 23 ел китапханәче булып эшлим. Баштарак иске клубта салкын бүлмәдә утырдык, аннан соң кечкенә генә бер бүлмә дә эшләдек, - ди китапханәче Ирина Кондрашкина. - Бу бинаны төзүләренә без бик сөендек. Ниһаять без дә яхшы уңайлы шартларда халыкка хезмәт күрсәтәчәкбез".

... Бүген авыл мәдәният йорты сәхнәсендә район үзешчәннәр катнашында беренче зур концерт та булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Иске Элмәле авылында яңа мәдәният йорты ачылды