Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ипотекага - квартира

Чирмешәндә "Социаль ипотека" программасы буенча 16 квартиралы йорт төзергә җыеналар дип ишеттем. Андый торакны кемнәргә бирәләр икән? Альберт. Әлеге сорауга ТР Президенты каршындагы Дәүләт Торак фондының райондагы вәкиле Рамил Әюпов җавап бирә: -"Социаль ипотека" - ул торакка мохтаҗларны ташламалы шартларда фатир белән тәэмин итүне күздә тотучы республика программасы. Аның буенча,...

Чирмешәндә "Социаль ипотека" программасы буенча 16 квартиралы йорт төзергә җыеналар дип ишеттем. Андый торакны кемнәргә бирәләр икән?
Альберт.

Әлеге сорауга ТР Президенты каршындагы Дәүләт Торак фондының райондагы вәкиле Рамил Әюпов җавап бирә:
-"Социаль ипотека" - ул торакка мохтаҗларны ташламалы шартларда фатир белән тәэмин итүне күздә тотучы республика программасы. Аның буенча, бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр, белгечләр квартира бәясенең 10 процентын алдан түләп, ә башка сфера хезмәткәрләре бу бәянең 20 процентын беренчел кертеп тораклы була ала. Әлбәттә, әгәр дә кеше торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылса. Ә социаль ипотека системасындагы норма буенча, яшәү урынында теркәлгән торакта бер гаилә әгъзасына туры килгән мәйдан 18 квадрат метрдан ким булса, ул кеше торакка мохтаҗ дип санала.
Гражданин торакны отып, квартирага урнашканнан соң, аңа 25 елга кадәр еллык 7 процент түләү шарты булган түләүләр графигы бирелә. Ипотеканың бер өлешен ана сертификаты акчасы белән дә капларга мөмкин. Шуның өстенә, учетка куелганнан соң туган һәр бала өчен дәүләт 200 мең сумга квадрат метрларны "сыза". Әгәр дә инде гражданин бурычын вакытында түли алмаса, түләүләрне кичектерү җае да бар.
Гомумән, "Социаль ипотека" программасы буенча торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр өстәмә мәгълүматны Дәүләт Торак фондының kooperativrt.ru сайтыннан алсыннар, яисә район башкарма комитетының төзелеш бүлегенә (район Советы бинасының икенче каты) мөрәҗәгать итсеннәр иде. Белешмәләр өчен тел. 2-23-69; 8-919-621-31-74.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Ипотека