Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икенче мәктәп – алдынгылар арасында

2 сентябрь көнне 2нче Чирмешән урта мәктәбендә 10 сабыйга тәүге кыңгырау чыңлады. Аларны беренче дәрескә быел 11 класста укыячак 8 егет һәм кыз озатты. Мәктәптә яңа уку елында 138 балага 20 укытучы белем бирәчәк. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче укучыларны беренче укытучылары Людмила Митяева каршы алды. Районда 27 гомумбелем...

2 сентябрь көнне 2нче Чирмешән урта мәктәбендә 10 сабыйга тәүге кыңгырау чыңлады. Аларны беренче дәрескә быел 11 класста укыячак 8 егет һәм кыз озатты.

Мәктәптә яңа уку елында 138 балага 20 укытучы белем бирәчәк. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче укучыларны беренче укытучылары Людмила Митяева каршы алды.
Районда 27 гомумбелем бирү мәктәбе бар. Яңа уку елында аларда 2513 укучы белем алачак. Беренче классларга 166 бала керә.
14 мәктәп автобусы укучыларны авыллардан мәктәпләргә йөртәчәк.
Быел районга дүрт яшь укытучы эшкә кайтты.
- Әлеге мәктәп районда һәрвакыт алдынгылар сафында. Биредә көчле коллектив тупланган, тирән белем алырга бөтен шартлар да тудырылган,- диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева тантаналы линейкада.
Дөрестән дә, коллективның ирешкән уңышлары аз түгел. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 2нче Чирмешән мәктәбе районның иң яхшы биш мәктәбе арасына кергән. Узган уку елында ике укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, аттестат алган 14 кешенең 13се югары уку йортларына кергәннәр (12се - бюджет нигезендә). Яңа уку елына әзерлек буенча мәктәп коллективы икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. Мәктәпнең ике укытучысы: Рәмзия Алиева һәм Валентина Кириллова быел "Иң яхшы укытучы" конкурсында җиңү яулап, грант ияләре булганнар.
Автор фотолары.
Бәйрәм мизгелләрен фотогалереяда да карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яңа уку елы башланды