Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң мөһиме – халык, иң мөһиме – балалар

Наил Зарипов Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Муниципаль район Советы депутатлары Советның чираттагы утыз җиденче утырышында шушы кандидатны яклап тавыш бирделәр. Бу постка дәгъва кылучыларның икенчесе - контроль - хисап палатасы рәисе Әкъдәс Шакиров, башкарма комитет җитәкчесе урынын биләүгә бирелгән гаризасы комиссия "иләге" аша узса да, утырыш...

Наил Зарипов Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.


Муниципаль район Советы депутатлары Советның чираттагы утыз җиденче утырышында шушы кандидатны яклап тавыш бирделәр.

Бу постка дәгъва кылучыларның икенчесе - контроль - хисап палатасы рәисе Әкъдәс Шакиров, башкарма комитет җитәкчесе урынын биләүгә бирелгән гаризасы комиссия "иләге" аша узса да, утырыш алдыннан үз кандидатурасын алуын белдерде.

-Иң мөһиме - халык, иң мөһиме - балалар, - диде Наил Зарипов, тавыш бирү алдыннан кыска гына чыгышында. - Мин гомер буе халыкка хезмәт иттем. Аннары ул, үзенә ышаныч белдергәннәре өчен, депутатларга рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә аңлашып эшләргә чакырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президентының Аппарат җитәкчесе Юрий Камалтынов та катнашты, депутатларның Наил Зариповны яклап тавыш бирүләрен сорады.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Зарипов алдагы көннәрдә коллективларда, авылларда халык белән очрашуларын дәвам итәргә, күзгә-күз карап сөйләшергә җыена.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Советлар һәм тормыш