Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гармун алыйк әле, дуслар, гармун кулларыбызга

Район мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар зона конкурсы булды. Иҗат бәйгесендә Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Алексеевск, Әлки, Чирмешән районнары вәкилләре, барлыгы 40ка якын кеше, катнашты. Гармунчылар аерым да, ансамбльләр составында да чыгыш ясадылар. - Әлеге бәйгенең төп максаты - халыкның традицион музыка уен коралларын саклап калу, гореф-гадәтләрне дәвам...

Район мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар зона конкурсы булды.


Иҗат бәйгесендә Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Алексеевск, Әлки, Чирмешән районнары вәкилләре, барлыгы 40ка якын кеше, катнашты.

Гармунчылар аерым да, ансамбльләр составында да чыгыш ясадылар.

- Әлеге бәйгенең төп максаты - халыкның традицион музыка уен коралларын саклап калу, гореф-гадәтләрне дәвам итү һәм халык көйләренә яшьләрне күбрәк җәлеп итү,- ди жюри әгъзасы - Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйт Хәбибуллин.

Бәйгедә нигездә өлкәннәр катнашты. Безнең балалар сәнгать мәктәбе укучылары: Ирек Гомәров, Радик һәм Рәмис Вәлиуллиннар - иң яшь гармунчылар сәхнәгә чыккан иде. Шул мәктәпне тәмамлаган, бүген Лашманда балаларны баянда уйнарга өйрәтүче Илзәр Закиров та үз осталыгын күрсәтте. Район данын Рәүф Җиһаншин, Илдар Биктаһиров, Илһам Мортазин, Зөфәр Сәлимов, Азат Кашапов, Алексей Иванов, 62 яшьлек Рәшит абый Сәгыйров та якладылар.

Конкурста катнашучылардан бер генә хатын-кыз - Тәнзилә Мифтахова Чистай районыннан килгән.

Җиңүчеләрне өч номинациядә: профессионаллар, үзешчәннәр һәм балалар арасында билгелиләр.

Нәтиҗәләр зона турлары узгач кына билгеле була.

Зона бәйгеләрендә танылган иң яхшы гармунчыларны, баянчыларны Казанда узачак гала-концертка чакырачаклар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined республика гармунчылар зона конкурсы булды