Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гает узды, мәҗлесләр башланды

Чирмешән мәчетендә узган атна җомгасында, ике йөзләп кеше катнашында, корбан ашы уздырдылар. Мәҗлесне күмәк көч белән әзерләделәр. Алдагы көнне гаеткә килүчеләр дә бик күп иде, 230 кеше булган. Мәчетнең имамы Хәбир хәзрәт Ханов, имам-хатыйб ярдәмчесе Марс Саматовның эчтәлекле чыгышлары, вәгазьләре, бергәләшеп намаз уку олыларда да, яшьләрдә дә матур тәэсирләр калдырды....

Чирмешән мәчетендә узган атна җомгасында, ике йөзләп кеше катнашында, корбан ашы уздырдылар. Мәҗлесне күмәк көч белән әзерләделәр.
Алдагы көнне гаеткә килүчеләр дә бик күп иде, 230 кеше булган. Мәчетнең имамы Хәбир хәзрәт Ханов, имам-хатыйб ярдәмчесе Марс Саматовның эчтәлекле чыгышлары, вәгазьләре, бергәләшеп намаз уку олыларда да, яшьләрдә дә матур тәэсирләр калдырды. Гаеттә катнашучыларны район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллинның котлавы да бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде. Хәзер район үзәгендә дә һәр көнне диярлек корбан ашлары уздыралар, туган-тумачаны, тирә- күршеләрне, ярдәмгә мохтаҗларны сыйлыйлар, Аллаһыны зурлыйлар.

Әмир мәчетенең имамы Люцир хәзрәт Зыятдинов инде бишенче тапкыр хаҗга китте, бу юлы хатыны Венера ханым белән.
Аның урынына калган, берничә ел элек хаҗ кылган Габбас бабай Минхәеров Корбан гаетенә җыелган йөздән күбрәк авылдашына һәм кунакларга вәгазь сөйләде; бәйрәмдә хөтбә, намаз укылды, тәкъбир әйтелде.
Бу көнне һәр йортта тәмле коймаклар, бәлешләр пешерделәр, унбишләп кеше корбан чалдырды. Аллаһы тәгалә корбаннарын кабул кылсын, динебезне үстереп, яхшы гамәлләр кылып яшәргә язсын!


Чумачка авылында киләсе елдан мәчет төзи башларга килештеләр. Әлегә дини бәйрәмнәр, намаз уку шәхси йортта оештырыла.
Авыл картлары күптәннән инде бәйрәмнәргә Юныс абыйларга җыелган. Йорт хуҗасы мәрхүм булгач, аның кызы Мәдинә апаның да гает көннәрендә бабайлар өчен ишеге ачык.
Мәчет төзи башлау турында үткән атнада - Корбан гаетендә сүз кузгатылган. Чумачкалылар бердәм халык, бер башлаганны тиз төгәлли беләләр.
Сүз уңаенда, бу авылда да дистәдән артык йортта корбан чалынган.

13 йортлы, 35 кеше гомер итүче Кызыл Чишмә авылында быел гает намазы яңа мәчеттә укылды.
Бу авылда мәчет җәен ачылган иде. Гадәти көннәрдә изге йортка 2-3 карт йөрсә, корбан гаете намазына 20ләп кызылчишмәле килгән. Бәйрәмне мәчет имамы Нәбиулла хәзрәт Сәйфуллин алып барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Корбан бәйрәме