Безнең районда 29 гаилә социаль куркыныч хәлдә. Аларда балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә тәрбияләргә, дөрес юлга бастырырга кирәк.
Исәптә торучы андый гаиләләр Бәркәтәдә, Шешминкада, Югары Кармалкада, Лашманда, Яңа Элмәледә, Чирмешәндә һәм башка авылларда да бар. Кайбер әти-әниләр законлы бурычларын төгәл үтәмиләр, тәртипсез тормыш рәвеше алып баралар, аракы белән еш дуслашалар....