Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элмәледә арыш чәчәләр

"Сөлчә" җәмгыятендә узган атнада арыш чәчә башладылар. Чәчү өчен кирәк кадәр җир күптән әзер. "Кади"да да бу эш көйле бара. Кызганыч, былтыргы шикелле, "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә җир әзер түгел, әлегә нибары 600 гектарда гына эшкәртелгән (тиеше - 3100). Район буенча 15 571 гектардан (38 процент) бөртек суктырып алынган. Бу өлкәдә "Кади"...

"Сөлчә" җәмгыятендә узган атнада арыш чәчә башладылар. Чәчү өчен кирәк кадәр җир күптән әзер. "Кади"да да бу эш көйле бара.

Кызганыч, былтыргы шикелле, "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә җир әзер түгел, әлегә нибары 600 гектарда гына эшкәртелгән (тиеше - 3100).
Район буенча 15 571 гектардан (38 процент) бөртек суктырып алынган. Бу өлкәдә "Кади" һәм "Чирмешән АГРО" - иң алда. Аларда барлык мәйданның 60 процентка якынында комбайннар узды да. Ә менә "Лашман АГРОфирмасы", "Шушма", "Алга" җәмгыятьләрендә, "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә уракны тизләтергә кирәк.
Район буенча бөртекле-кузаклыларның һәр гектарыннан уртача 16,9 центнер уңыш чыга. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда бу күрсәткеч - 23,9, " Чирмешән АГРО"да - 21,4 центнер.
Җир эшкәртү темпы ягыннан "Серендеев Н.И." һәм "Чирмешән АГРО" хуҗалыкларын гына мактап була. "Серендеев Н.И."да 350 гектарда сабан узган, бу сан көн саен уртача 40 гектарга үсә бара.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә печән планлаган кадәр, 11 мең тоннага якын күләмдә хәстәрләнгән. Сенаж салу планы үтәлеше әлегә 22 процент кына (былтыр бу вакытта 76 процент).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы