Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элмәле юллары шомартуга мохтаҗ

Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында яшәүчеләр барыннан да бигрәк урам юлларын тизрәк таш түшәп булса да яхшыртуларына, буаларның плотина - юл өлешен ныгытуларына өметләнәләр. Бу хакта Яңа Элмәле җирлегендә узган җыеннарда да кат-кат сүз кузгаттылар. Бәлки нефтьчеләр ярдәме белән, республика программасы буенча монда берничә урам юлы быел ук шомарыр...

Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында яшәүчеләр барыннан да бигрәк урам юлларын тизрәк таш түшәп булса да яхшыртуларына, буаларның плотина - юл өлешен ныгытуларына өметләнәләр.


Бу хакта Яңа Элмәле җирлегендә узган җыеннарда да кат-кат сүз кузгаттылар. Бәлки нефтьчеләр ярдәме белән, республика программасы буенча монда берничә урам юлы быел ук шомарыр дип ышандыралар да бит, ничек булыр.

Иске Элмәледә сарыклар һәм кәҗәләр иртә яздан караңгы көзгә кадәр урамда, бакчаларда, иген кырларында иркенләп йөриләр, зыян салалар. Сәбәбе - көтү оештырылмый. Авыл мәктәбен капиталь ремонтлаганга рәхмәт әйттеләр, тик бина тирәсен матурлыйсы, котельныйны тизрәк сафка җибәрәсе, заманча уен мәйданчыгы ясыйсы бар. Спортта алдынгы яңа һәм искеэлмәлеләргә - мәктәпләргә чаңгылар алуда ярдәм сорадылар. Су, газ, электр белән тәэмин итү буенча җитди дәгъвалар юк үзе.

Шунысы начар, узган бер елда җирлек халкы 23 кешегә азайган икән, мәктәпләрдә педагогик кадрлар өлкәнәеп бара. Берничә елдан укучылар саны кимү куркынычын да кире кага алмыйсың.

Авыл җирлегендә 317 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 121 сыер асрыйлар. Бу яктан Яңа Элмәле алдынгырак, биредә былтыр берничә хуҗалык 5-10 тонна сөт сатып, 93-185 мең сум керем алган. Күп сыер асраучылар. Авыл җирлеге башлыгы Борис Портнов башкаларга үзе үрнәк - аларның 8 баш савым сыеры бар. 2017 елда 20 тонна сөт тапшырып, 330 мең сум чамасы акча эшләгәннәр. Алардан әле дә ай саен уртача 30 мең сумлык, көн саен 60-70 килограмм сөт алып китәләр.

Җирлек башлыгы башкаларны да малчылыкка кагылышлы программаларда активрак катнашырга өндәде, отчет чыгышында санитар чисталык мәсьәләсенә дә тукталды.

"Сөлчә" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов әйтүенчә, 2017 елда мал азыгы аннан элекке елдагыдан шактый күп әзерләнгән. Чәчүлек орлык үзләренә генә түгел, сату өчен дә җитәрлек. Ремонт эшләренә дә өлгерәләр. Биредә 42 кеше хезмәт куя. Хак түләүдә тоткарлык юк, кирәк кешегә мал азыгын, мал да бирәләр.

-2017 елда төрле чыганаклардан 5 миллион сум 115 мең сум субсидия дә алдык - ди җәмгыять җитәкчесе. -Барысы 31 миллион сумлык продукция саттык.

Республика ярдәме белән былтыр Иске Элмәледә яңа ФАП төзелгән, быел шундый модуль бина Яңа Элмәледә бастырылачак. Яңа Элмәледә мәдәният йортында капиталь ремонтка тагын кирәк средстволар да табылыр. Монда төзүчеләр инде байтак эш башкарган. Авылларда хуҗасыз этләр проблемасы да чишелми калмас.

-Районда, сездә дә социаль объектлар күп төзелә, элеккегеләре ремонтлана, - диде җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шәйдуллин. -Быел да бу яктан планнар зур, нефтьчеләрдән дә ярдәм булырга тиеш.

Иске Элмәледәге җыеннан Галина Кузнецова кәефе күтәрелеп китте, 55 яшен тутырган, 30 ел терлекчелектә эшләгән алдынгыга "Сөлчә"дән истәлек бүләге тапшырганда зал гөрләтеп кул чапты. Яңа Элмәледә һәм Иске Элмәледә дә андыйлар тагын күп.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Элмәле юллары шомартуга мохтаҗ