Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәннең төп чыршысы Канаш урамында үскән

Район Советы каршындагы мәйданда районның төп -үзәк чыршысын да бизи башладылар. Быел да чыршыны урманнан түгел, ә Чирмешәннең Канаш урамыннан, Виктор һәм Ирина Черновлар яшәгән йорт алдыннан кисеп алганнар. -Бу чыршы әти-әни йорты бакчасында үсте, - ди Александр Чернов. - Әнием Ирина Петровна абыем Сергей белән 30 ел элек берничә...

Район Советы каршындагы мәйданда районның төп -үзәк чыршысын да бизи башладылар.

Быел да чыршыны урманнан түгел, ә Чирмешәннең Канаш урамыннан, Виктор һәм Ирина Черновлар яшәгән йорт алдыннан кисеп алганнар.

-Бу чыршы әти-әни йорты бакчасында үсте, - ди Александр Чернов. - Әнием Ирина Петровна абыем Сергей белән 30 ел элек берничә төп чыршы утыртканнар иде. Калганнары нишләптер китмәделәр, ә менә монысы бик матур булып үсте. Озынлыгы 13 метрга җитте. Туган нигездә төзелеш башларга уйлыйбыз, чыршы комачаулый, аны үзебез дә кисәргә ниятләп тора идек. Шуңа да авыл җирле башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева аны үзәккә бастырыр идек дип сорагач, без ризалаштык. Район үзәген бизәп, матурлыгы белән халыкны сөендереп торсын әни һәм абый истәлеге.

Үзәк чыршы утларын 22 декабрь көнне 17 сәгатьтә бәйрәм ясап кабызачаклар. Программада: театральләштерелгән тамаша, уеннар, концерт номерлары һәм "Кар кызлары биюе".

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Чирмешәннең төп чыршысы Канаш урамында үскән