Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 580 мең сум бурычы бар. Ел башында бу сан 1 миллион 534 мең сум ук булган.
Кайберәүләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен айныкын-айга акча түләп барса да, моңа битарафлар, дистә меңләп бурычлылар да байтак.
-Бурычларның күп өлеше (489 мең сум)...
Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 580 мең сум бурычы бар. Ел башында бу сан 1 миллион 534 мең сум ук булган.
Кайберәүләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен айныкын-айга акча түләп барса да, моңа битарафлар, дистә меңләп бурычлылар да байтак.
-Бурычларның күп өлеше (489 мең сум) Чирмешән авыл җирлегенә туры килә, ел башында аның күләме 1 миллион 35 мең сум иде, - ди бердәм исәп-хисап үзәге директоры Ольга Захарова. - Бу бурычларның 80 меңе - бер кешенеке. Әлеге сумма күп еллардан бирле җыелып килгән. Аңа барыбер бу сумманы түләргә туры киләчәк.
Лашман авыл җирлегендә яшәүчеләрнең каты көнкүреш калдыклары һәм су өчен бурычлары 21 мең сумга җиткән, араларында 3-4 мең сум тиешлеләре дә бар. Ике авыл җирлегенең бурычы 10ар мең сумнан да артык, ә 7сенең - 10 мең сумга кадәр.
Ә менә Ульяновка, Иске Кади, Кармыш, Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Күтәмә, Туймәт, Түбән Кәминкә, Яңа Кади авыл җирлекләрендә яшәүчеләр айныкын-айга, төгәл түләп баралар.
-Зур бурычлыларның өйләренә барып сөйләштек, кисәтүләр ясадык, моның нәтиҗәсе булмаган очракта су челтәреннән өзеп, эшне судка тапшырдык, - ди коммуналь челтәрләр җәмгыяте начальнигы Айрат Шакиров. - Чирмешәндә берәүнең су өчен генә дә бурычы 100 мең сумга җиткән иде, өлешләп түләп бетерде. Иске Үтәмеш, Иске Котыш авыл җирлекләрендә яшәүче бурычлылар белән дә җитди "көрәштек". Быел 30дан артык эшне судка тапшыр-
дык, 60 хуҗалыкта су челтәренә законсыз тоташу очрагын ачыкладык. Андыйларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Чирмешәндә, су өчен, 60 кешенең тулаем 300 мең сум бурычы җыелган, авыл җирлекләрендә 30лап хуҗа коммуналь челтәрләргә 80 мең сум тиеш.
Нет комментариев