Чирмешәнлеләрнең бурычлары 1 миллион сумга кимегән
Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 580 мең сум бурычы бар. Ел башында бу сан 1 миллион 534 мең сум ук булган.
Кайберәүләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен айныкын-айга акча түләп барса да, моңа битарафлар, дистә меңләп бурычлылар да байтак.
-Бурычларның күп өлеше (489 мең сум)...