Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр галилылардан өйрәнә

Самара өлкәсенең Гали авылы эшкуарлары үз көннәрен үзләре күреп, базарда үз урыннарын табып яшиләр. 700 йортлы, ике меңнән күбрәк кешеле бу авылда 220 теплица бар икән. Теплицаларында меңәрләгән тонна кыяр һәм помидор үстереп тә яхшы ук акча эшләүче галилылар 1200ләп машина да тота икән, һәр йортта диярлек берсе - йөк,...

Самара өлкәсенең Гали авылы эшкуарлары үз көннәрен үзләре күреп, базарда үз урыннарын табып яшиләр. 700 йортлы, ике меңнән күбрәк кешеле бу авылда 220 теплица бар икән.


Теплицаларында меңәрләгән тонна кыяр һәм помидор үстереп тә яхшы ук акча эшләүче галилылар 1200ләп машина да тота икән, һәр йортта диярлек берсе - йөк, берсе - җиңел машина.

Авылның иң хәлле эшкуары Рәсих Латыйпов шушы көннәрдә Чирмешәнгә дә килеп, җитәкчеләр һәм актив катнашындагы зур җыелышта уңышлы эшләре, казанышлары хакында тәҗрибә уртаклашты.

Моннан ун еллар чамасы элек үз бизнесын булдыра башлаган элеккеге хәзерләүче-потребкооперация хезмәткәре Рәсих Латыйпов әйтүенчә, яңа эштә үзеңне таныта алсаң, дәүләт тә булышырга әзер. Хәзер бит дистәләп программа, грантлар бар, алар гади авыл кешесе өчен дә көч җитәрлек.

Латыйповның ит эшләнмәләре - хәләл ризыклар, аеруча колбаса, Чирмешәндә дә яхшы үтә, аларга сорау, ихтыяҗ бар. Башта ун гына кешелек цехта бүген инде 60 кеше 60 төрдән күбрәк продукция җитештерә икән. Консервлау серләрен дә үзләштергәннәр. Бүген Рәсих профнастил сатуга да алынган. Моннан тыш агротуризмга "ябышкан". Галида ял итәргә килүчеләр өчен тау чаңгы спорты базасы булдырганнар, кафелар, кунакханәләр ачканнар, коену урыннары ясаганнар.

Бу авылда башка эшкуарлар да бизнесларын нык үстергәннәр, алынган табышларын социаль өлкәгә дә бүлеп бирәләр, ди.

Алда язылганча, язгы кояш карый башлауга Гали халкы яшелчәчелеккә ябыша, без рассада әзерләгәндә алар инде кыяр һәм помидорларын сатуга да чыгара. Тырыш, булган, үткен халык. Районыбыз җитәкчесе Наил Зарипов соңгы айларда халыкны эшле итү өчен төрле чаралар күрә. Кайбер җитәкчеләрне дә ияртеп, ул үзе дә Гали эшмәкәрләре янына барган. Хәзер анда күргәннәрен, андагы тәҗрибәне районда кулланасы иде. Халыкны уятырга, кәсепчелекне тормыш рәвеше итү өчен булышырга да кирәк: кемгәдер киңәш тә җитә, икенчеләргә акчалата ярдәм мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Гали