Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр “Бердәм Россия“не яклады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда чирмешәнлеләр зур активлык күрсәттеләр. Иртәнге сәгать 10га, алдан тавыш бирүчеләрне дә санап, 9731 сайлаучы бюллетень алып, тавыш бирде дә. Район үзәгендәге 2724нче, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан - районда иң зур участокка иртән үк, бер сәгать эчендә, йөздән артык кеше килгән. Монда исемлеккә...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда чирмешәнлеләр зур активлык күрсәттеләр. Иртәнге сәгать 10га, алдан тавыш бирүчеләрне дә санап, 9731 сайлаучы бюллетень алып, тавыш бирде дә.

Район үзәгендәге 2724нче, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан - районда иң зур участокка иртән үк, бер сәгать эчендә, йөздән артык кеше килгән. Монда исемлеккә кертелгән 1274 сайлаучының 310сы вакытыннан алда тавыш биргән.
Әмирдә 241 сайлаучының 120се сәгать тугызда ук гражданлык бурычын үтәгән, ансат кына, электрон комплекс ярдәмендә сайлаганнар. 36 кеше вакытыннан иртәрәк, алдагы көннәрдә сайлаган булган.
-Сайланачак депутатларыбызга ышанабыз,- ди пенсионер Рәшидә апа Сәйфетдинова. - Ходаем, үзебез дә, балалар да тыныч, җитеш тормышта яшәсәк иде.
Иске Кадида сайлау участокларына 500гә якын кеше төшкә кадәр үк килгән, 106 сайлаучы алдарак көннәрдә тавыш биргән (монда исемлектә 685 сайлаучы иде).
-Халык актив бездә,- ди участок сайлау комиссиясе рәисе Наил Моксинов.- Электрон тавыш бирү комплекслары белән генә интегәбез, аларга күнегү авыр. Дөресе шулай.
Сәгать 12гә сайлаучыларның 84 проценты сайлау участокларына килгән дә иде ( бу вакытта республикада 37 процент).
Райондагы территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда исемлеккә кертелгән 15 мең 118 сайлаучының 15 мең 99сы (99,87 процент) Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашкан. 3399 кеше вакытыннан алда тавыш биргән.
-Ульяновка, Кармыш, Ивашкино, Чумачка сайлау участокларында да сайлауларда темп югары булды, күпчелек иртүк бюллетеньнәр алды, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин. - Закон бозулар турында шикаять белдерүчеләр юк. Биш участокта - Иске Котышта, Иске Кадида, Казанкада, Әмирдә, Урманасты Үтәмештә электрон тавыш бирү комплексларыннан файдалануда да җитди проблемалар тумады.
Депутатлыкка кандидатлар, партияләр өчен тавыш бирү нәтиҗәләре мондый:
"Бердәм Россия" - 14 мең 966 (99,2 процент);
"Гадел Россия" - 29 (0,19 процент);
Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе -69 (0,46 процент);
ЛДПР - 18 (0,12 процент);
"Россия Коммунистлары" Коммунистлар партиясе - 6 (0,04 процент).
"Родина" - 5 (0,03 процент);
"Родная партия" - 2 (0,01 процент);
Салихов Илгиз Мисбахович - 15 мең 1 (99,35 процент);
Исмәгыйлов Рәмис Лензарович - 36 (0,24);
Муратов Фәнис Хафизович - 34 (0,23);
Шарапова Регина Федоровна - 25 (0,17).
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан