Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр 500 миллион сум кредит алган

Быел да, үткән елдагы кебек, ташламалы кредитка мөгезле эре терлек сатып алырга, терлекләр өчен абзар төзергә яки үзгәртеп корырга була. Элек умарта кортлары сатып алырга яраса, бүген инде ташламалы кредит бу максатларга бирелми. Быел 118 райондашыбыз ташламалы кредиттан файдаланырга өлгергән, аларга райондагы банклардан 33 миллион 257 мең 500 сум акча...

Быел да, үткән елдагы кебек, ташламалы кредитка мөгезле эре терлек сатып алырга, терлекләр өчен абзар төзергә яки үзгәртеп корырга була. Элек умарта кортлары сатып алырга яраса, бүген инде ташламалы кредит бу максатларга бирелми.

Быел 118 райондашыбыз ташламалы кредиттан файдаланырга өлгергән, аларга райондагы банклардан 33 миллион 257 мең 500 сум акча бирелгән. Аларның 32се әле апрель аенда гына кредитларын рәсмиләштергән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерергә 10 миллион 469 мең сум акча алган.
Ташламалы кредиттан файдаланучыларның күбесе - Чирмешән авыл җирлегегендә яшәүчеләр. Быел биредә 44 гаилә шундый кредит алган, ә Лашман авыл җирлегендә - 11.
Ташламалы кредит бирелә башлаганы бирле 2456 райондашыбыз 502 миллион 793 мең сумкредит акчасы алган. Кредитларын түләп бетерүчеләр дә аз түгел.
Кредит, аны кайтарырга мөмкинлеге булган һәр кешегә бирелә. Ташламалы кредит алырга теләүчеләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә киңәш-консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан кредит