Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр, 11 сентябрь – Бөтендөнья аеклык көне!

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Алкоголь турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Эчкечеләр күбесенчә инфаркт,...

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә.

Алкоголь турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Эчкечеләр күбесенчә инфаркт, инсульт, бавыр церрозы, нерв системасы какшау чирләреннән вафат була.

Сәрхүшләрнең гаиләләренә дә кыен, эчкән кеше янында җан тынычлыгы югала. Шушы упкынга төшмәс өчен, алкогольдән тыелу зарур, исерткечләрне даими куллану куркыныч.

Бүген район үзәк больницасының наркология кабинетында алкоголизм белән авыручы 139 райондашыбыз исәптә тора.

Статистикага тагын күз салсак, Россиядә алкогольгә бәйлелектән һәр елны 600 мең кеше дөнья куя. Реаль саннар тагын да күбрәктер әле.

Зилә Минеголова,

район үзәк больницасы табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр Бөтендөнья аеклык көне 11 сентябрь