Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге скверга ябалак сыны да кирәк

Район үзәгендәге Яшьләр скверын, бераз соңрак күл тирәсен үзгәртеп кормакчылар. Аның эскиз проекты буенча Чирмешәндә махсус тыңлаулар оештырып, халык фикерен белештеләр. Совет урамындагы фонтанлы парк, күл тирәләре - чирмешәнлеләрнең яраткан ял итү урыны. Җәйләрен биредә күп чаралар, концертлар уза. Шуның өчен анда булырга тиешле үзгәрешләр якташларыбызны битараф калдырмас. Казан белгечләре...

Район үзәгендәге Яшьләр скверын, бераз соңрак күл тирәсен үзгәртеп кормакчылар. Аның эскиз проекты буенча Чирмешәндә махсус тыңлаулар оештырып, халык фикерен белештеләр.


Совет урамындагы фонтанлы парк, күл тирәләре - чирмешәнлеләрнең яраткан ял итү урыны. Җәйләрен биредә күп чаралар, концертлар уза. Шуның өчен анда булырга тиешле үзгәрешләр якташларыбызны битараф калдырмас.

Казан белгечләре - проектантлар, архитекторлар ноябрь аенда безгә килеп, әлеге территорияләрне карап, тикшереп, Чирмешәннең тарихы белән кызыксынганнар. Шулар нигезендә киләчәктә сквер территориясен ничек күзаллаулары хакында эскиз проекты әзерләнгән. Аны презентацияләү семинарында фикер алышучыларда яшьләр активистлары, укучылар, социаль өлкә, мәдәният тармагы вәкилләре, белгечләр байтак иде. Чарада район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

-Мондагы территорияне ничек яхшырак итәргә кирәклеген сездән дә яхшы белүче юк, шуның өчен фикерләрегезне беләсебез килгән иде, - диделәр Казан кунаклары.

"Архитекторлар десанты" мастерское белгечләре скверда агач, куакларны күбәйтергә тәкъдим итә. Монда амфитеатр, тамашачылар һәм ял итүчеләр өчен утыргычлар, яктырткычлар күбрәк булырга тиеш, дип исәпли алар. Җәйге кафе да кирәк. Дзержинский урамы ягыннан җәяүлеләр юлы ясау да отышлы, диләр. Белгечләрнең башка тәкъдимнәре дә бар.

Ә теләкләр байтак. Әйтик, мәдәният хезмәткәрләре проектантларның сәхнәне Дзержинский урамы ягына, скверның көньягына күчерү һәм аны ачык подиум рәвешендә генә ясау белән килешми: артистларга киенү-чишенү өчен ябык урыннар кирәк. Яшьләрдән ашханә диварын ачык һавадагы кинотеатр экраны итеп ясау фикере яңгырады. Җирле тарихчыбыз Валентина Захарова, туризм белән бәйләп, скверда Чирмешәннең бренды булырдай объект урын алырга тиеш дип саный. Әлеге уңайдан биредә районның символы - ябалак сыны бастыруны башкалар да кулай күрә. 1953 елда мәктәптә чыккан янгын вакытында һәлак булганнар истәлегенә куелган стеланы ничектер аерымрак итәсе иде. Гаилә коручы яшьләр фотога төшәрлек фотозона булса яхшы. Аулак урында бәдрәф тә кирәк. Яшь укытучы Айнур Заһитов сквер өслеге плитәдән түгел, роликларда йөрерлек тигез материалдан булсын иде, ди. Инвалидлар өчен юллар, пандуслар мөһимлеге әйтелде. Күлгә тагын аккошлар да җибәрсәң! Кыскасы, фикерләрнең ниндие генә юк. Алар исәпкә алыныр.

-Сөйләшүдә яшьләребезнең шулай актив булуы сөендерә. Алар бик акыллы безнең. Әлбәттә, мин, җитәкче буларак, бу эшләрне саннарда, сумнарда карарга гадәтләнгән. Ә Казаннан иҗади төркем, рәхмәт, бик зур эш башкарган. Гомумән, парк, скверлар - кешенең кәефен күтәрә торган урыннар. Алар матур булырга тиеш, - диде чара ахырында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сквер яшьлҗр ябалак