Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге күп фатирлы йортларның подъездларын ремонтлыйлар

Быел район үзәгендәге күп квартиралы биш йорт капиталь ремонт программасына кергән. Бу йортларның подъездлары ремонтлана. Бүген төзүчеләр бригадасы Татарстан урамындагы 3нче һәм Титов урамындагы 13нче йортларда эшли. Подъездларның стеналары шомартып буяла, идәннәргә плиткалар җәелә, подвал ишекләре алмаштырыла. Электр үткәргечләр һәм санагычлар үзгәртеп ясалган да. -Бер подъездга, эш өчен уртача 100...

Быел район үзәгендәге күп квартиралы биш йорт капиталь ремонт программасына кергән. Бу йортларның подъездлары ремонтлана.

Бүген төзүчеләр бригадасы Татарстан урамындагы 3нче һәм Титов урамындагы 13нче йортларда эшли. Подъездларның стеналары шомартып буяла, идәннәргә плиткалар җәелә, подвал ишекләре алмаштырыла. Электр үткәргечләр һәм санагычлар үзгәртеп ясалган да.
-Бер подъездга, эш өчен уртача 100 мең сумнан смета төзелгән. Финанс мөмкинлекләре булса, подъездларга өстәмә ишекләр дә урнаштырылачак, - ди Чирмешән торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Ремонт барышында, йортларда вакытлыча уңайсызлыклар туарга мөмкин, аларда торучыларга әйтүем: түземле, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк. Сораулар белән үземә мөрәҗәгать итегез.
Совет урамы 53нче һәм Техническая урамы 30нчы йортларда су, канализация, электр үткәргечләр, ут санагычлар яңартылган. Алда язылган йортларда ремонт эшләре төгәлләнгәч, осталар бирегә киләчәк. Аларның да подъездлары яңа төс алыр. Совет урамы 49нчы йортка да бераз соңрак төзүчеләр киләчәк. Капиталь ремонт эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләргә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ремонт эшләре подъезд күп фатирлы йортлар