Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге бәйрәмгә Самара өлкәсеннән дә килделәр (+ФОТО)

Әмирдән Айнур Галимов, Ивашкинодан Анна Макарова, Югары Кәминкәдән Алмаз Мөксинов, Яңа Элмәледән Мария Васюткина, Югары Кармалкадан Елизавета Миронова, Чирмешәннән Алия Латыйпова һәм агымдагы елның узган чорында 14 яшь тулган тагын 63 райондашыбыз өчен быелгы Республика көне аеруча истәлекле булып калыр. Район үзәгенең Яшьләр мәйданында Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә йөзләгән...

Әмирдән Айнур Галимов, Ивашкинодан Анна Макарова, Югары Кәминкәдән Алмаз Мөксинов, Яңа Элмәледән Мария Васюткина, Югары Кармалкадан Елизавета Миронова, Чирмешәннән Алия Латыйпова һәм агымдагы елның узган чорында 14 яшь тулган тагын 63 райондашыбыз өчен быелгы Республика көне аеруча истәлекле булып калыр.

Район үзәгенең Яшьләр мәйданында Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә йөзләгән кеше алдында аларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
-Бүген минем өчен аеруча шатлыклы көн. Паспорт алуны түземсезлек белән көттем, - ди Түбән Чегодай кызы Диләрә Дәүләтшина.- Хәзер инде без, җиткән егет - кызлар, кылган эшләребез өчен үзебез җавап бирергә тиешбез дип уйлым.
"Чәчәк ат, минем Республикам!" исеме астында узган чарада район кунагы - ТР Министрлар Кабинетының баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та катнашты, Президент Рөстәм Миңнехановның татарстанлыларга Республика көне уңаеннан Мөрәҗәгатен җиткерде һәм чирмешәнлеләрне бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмгә җыелган халыкны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да тәбрикләде.
-Бүген Татарстан - чәчәк атучы республика, аның даны еракларга таралган. Бездәге тотрыклылык, милләтләр дуслыгы республика җитәкчелегенең дөрес сәясәт алып баруы нәтиҗәсе. Республикабызның үсешенә чирмешәнлеләр дә зур өлеш кертә, - диде район җитәкчесе.
Бәйрәмне үзешчән сәнгать коллективлары чыгышы дәвам итте. Сәхнәгә чыгучылар арасында күрше Самара өлкәсенең Камышлы районныннан килгән "Ак каен" татар халык фольклор ансамбле да бар иде.
-Татарстанда яшәмәсәк тә, бүген илебезнең төрле почмакларында яшәүче татарлар өчен дә зур бәйрәм дип саныйбыз, - ди коллективның җитәкчесе Наил . - Шуңа да Чирмешәнгә рәхәтләнеп килдек. Район үзәге искиткеч матур, безгә бик ошады. Күренеп тора, монда хезмәт сөючән, булдыклы халык яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Республика көне