Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә закон бозучыларга зур күләмдә штраф салынды

2015 елда күзәтчелек эшчәнлеге барышында район прокуратурасы төрле өлкәләрдә закон бозуның 758 фактын ачыклады, тәртип бозуларны бетерү буенча 112 представление кертелде. 136 кеше - тәртип җаваплылыгына, 52 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Прокуратура хокукый актларның законлы булуына даими контроль алып бара. Бер елда җирле үзидарә органнарының 68 норматив хокукый актларын кире...

2015 елда күзәтчелек эшчәнлеге барышында район прокуратурасы төрле өлкәләрдә закон бозуның 758 фактын ачыклады, тәртип бозуларны бетерү буенча 112 представление кертелде. 136 кеше - тәртип җаваплылыгына, 52 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Прокуратура хокукый актларның законлы булуына даими контроль алып бара. Бер елда җирле үзидарә органнарының 68 норматив хокукый актларын кире кагу белдерелде, закон бозу очракларын бетерү турында 2 представление кертелде, 3 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Тикшерүләр барышында дәүләт һәм муниципаль милек турында законлылыкны үтәү сферасында 5, җир турында законнарны бозуның 6 факты ачыкланды. Салым җыю өлкәсендә законлылыкны ныгыту буенча җитди чаралар күрелә, 2015 елда монда 21 тәртип бозу ачыкланган иде. Мәсәлән, тикшерү вакытында "Чирмешән икмәк кабул итү предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыятендә 828 мең сум, "Чирмешәнурман" учреждениесендә 473 мең, "Агросервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 31 мең сум бурыч барлыгы ачыкланды. "Кара Чишмә", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә дә салым түләү буенча әҗәтләр бар иде. Бурычларны түләү турында прокурор таләбен үтәмәгән өчен икмәк кабул итү предприятиесе директоры административ җаваплылыкка тартылды. Салым органына салым декларацияләрен тапшыру тәртибен бозган өчен дә кайбер вазифаи затларга җәза бирелде.
Район газ хезмәтен тикшерү вакытында коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычы булган пенсионерның өенә газ килүне туктату факты беленде. Ләкин моны кулланучыга тиешле тәртиптә алдан хәбәр биреп эшләмәгәннәр, бу закон бозу. Газ хезмәте начальнигы штрафка тартылды. Торак-коммуналь хуҗалыкөлкәсендә закон бозуның 11 факты ачыкланды, 9 вазифаи зат дисциплинар, 2 кеше - административ җаваплылыкка тартылды.
Прокуратура хезмәт турында законнарның үтәлешенә нык игътибар итә. Бер елда хезмәт хакын түләүдә тәртип бозуның 91 факты ачыкланды.
Хезмәт хакы буенча 1 миллион 512 мең сум бурычны түләтү турында 85 гариза судка юнәлдерелде. Гаризаларның 17се тулысынча канәгатьләндерелде, 8се буенча прокурор таләбе ирекле рәвештә үтәлү нәтиҗәсендә эш туктатылды. Прокурор карары нигезендә 5 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды.
Балалар туклануы продуктларына ваклап сату бәяләре күләмен рөхсәт ителгәннән арттыручы шәхси эшмәкәргә, Шулай ук иминиятләү оешмасында өстәмә хезмәтне таккан һәм ОСАГО килешүен төзүдән баш тарткан өчен "Росгосстрах" җәмгыятенең Чирмешән агентлыгы җитәкчесенә 50әр мең сум штраф бирелде.
2015 елда район территориясендә 214 җинаять теркәлде, бу аннан алдагы елгыдан 23 процентка (174) күбрәк. Кеше сәламәтлегенә үлем белән тәмамланган авыр зарар салу, урлашу, талау, аек булмаган хәлдә кылган җинаятьләр саны артты. Җинаятьләрнең гомуми структурасында артык авыр булмаган тәртип бозулар шактый зур өлешне алып тора, үткән елда алар 119 булган (2014тә - 93).
Ел йомгаклары буенча җинаятьләрнең тулаем ачылышы 63,6 процент тәшкил итте, бу 2014 ел белән чагыштырганда 8,4 процентка азрак. Ә шәхескә каршы эшләнгән җинаятьләр тулысынча ачылды, урлашуларны ачу да беркадәр яхшырды.
Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне кисәтү йөзеннән район хокук саклау органнары координацион характердагы чаралар күрде, социаль профилактика көчәйтелде, җирле үзидарә органнары белән тыгызрак элемтә урнаштырылды, җинаятьләр кылуның төп сәбәпчесе булган эчүчелек һәм алкоголизмга каршы көрәшкә аерым игьтибар бирелә. Коррупциягә каршы тору прокуратураның игътибар үзәгендә булды һәм булып кала да. 2015 елда бу өлкәдә закон бозуның 177 очрагы ачыкланды, аннан алдагы елгыдан 76га күбрәк. 38 кире кагу, 28 представление кертелде, алар буенча 36 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Ришвәтчелек турында бер җинаять эше кузгатылды, суд карары нигезендә гаепле кеше 300 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору турында законнарның үтәлеше даими күзәтү астында. Бу юнәлештә бер елда 49 тикшерү үткәрелде, законлылыкны бозуның 12 факты ачыкланды. 12 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 8 кешегә законнарны бозу ярамаганлыгы турында кисәтү ясалды.
Прокуратура үз эшчәнлегендә ачыклыкны тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә торуга зур игътибар бирә. Киләчәктә дә бу эш өстенлекле булып торачак.
Фаил Хәйруллин,
район прокуроры.
Авто фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы прокуратура Штраф закон бозу

2
X