Чирмешәндә закон бозучыларга зур күләмдә штраф салынды
2015 елда күзәтчелек эшчәнлеге барышында район прокуратурасы төрле өлкәләрдә закон бозуның 758 фактын ачыклады, тәртип бозуларны бетерү буенча 112 представление кертелде. 136 кеше - тәртип җаваплылыгына, 52 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
Прокуратура хокукый актларның законлы булуына даими контроль алып бара. Бер елда җирле үзидарә органнарының 68 норматив хокукый актларын кире...