Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә ялган аракы белән агуланган ир-ат үлгән

Үткән атнада район үзәк больницасы стационарында ялган аракы белән агуланудан 44 яшьлек ир-атның гомере өзелде. -Кызыл Чишмәдә яшәгән бу ирне бик авыр хәлдә китерделәр, врачлар һәм шәфкать туташларының нык тырышуларына карамастан, аны саклап калып булмады,- ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов. Белешүебезчә, алкоголь белән агуланган кешеләрне ашыгыч медицина...

Үткән атнада район үзәк больницасы стационарында ялган аракы белән агуланудан 44 яшьлек ир-атның гомере өзелде.

-Кызыл Чишмәдә яшәгән бу ирне бик авыр хәлдә китерделәр, врачлар һәм шәфкать туташларының нык тырышуларына карамастан, аны саклап калып булмады,- ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов.
Белешүебезчә, алкоголь белән агуланган кешеләрне ашыгыч медицина ярдәме фельдшерларына да, стационар медперсоналына да еш кына үлемнән алып калырга туры килә икән. Алар арасында алкоголь куллануда чама белмәүчеләр, ялган аракы яисә башка фальсификат спиртлы эчемлекләрне сатып алучылар бар. Димәк, эчүчелеккә һәм алкоголизмга, хәмерне законсыз сатучыларга каршы көрәш тагын да активрак алып барылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ялган аракы район больницасы агуланып үлгән