Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә врачлар узган елны йомгакладылар

Безнең район узган ел нәтиҗәләре буенча, сәламәтлек саклау өлкәсендә республика буенча 34 - 36нчы урыннарда тора. Кызганычка каршы, озак еллар дәвамында районда үлү очраклары күбрәк, туучылар саны аз. Былтыр районда 314 кеше вафат булган. Үлемгә китерүче фактор буларак йөрәк - кан тамырлары авырулары беренче урында тора. Район табибларының киңәйтелгән медицина...

Безнең район узган ел нәтиҗәләре буенча, сәламәтлек саклау өлкәсендә республика буенча 34 - 36нчы урыннарда тора. Кызганычка каршы, озак еллар дәвамында районда үлү очраклары күбрәк, туучылар саны аз.


Былтыр районда 314 кеше вафат булган. Үлемгә китерүче фактор буларак йөрәк - кан тамырлары авырулары беренче урында тора.

Район табибларының киңәйтелгән медицина советы утырышында район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Мирзин 2016нчы ел эшчәнлегенә йомгак ясады һәм бу елга яңа бурычлар билгеләде.

Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин район үзәк больницасы коллективының яшь кадрларны җәлеп итү, аларны укыту, торак белән тәэмин итү буенча эшен уңай яктан бәяләде, медицина хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм агымдагы елда күрсәткечләрне яхшыртырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined врачлар чыгыш больница Утырышта йомгаклама