Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә төзелешләр гөрли

2014 ел йомгаклары буеча Татар­с­тан төбәк башкар­ма хакимият ор­ган­­нары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны яулады. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рейтинг нә­ти­җә­ләре игълан ителгән утырышы 2015 елның 7 маенда булып үтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе Татарстанның тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан иң мөһим социаль - икътисади күрсәткечләр...

2014 ел йомгаклары буеча Татар­с­тан төбәк башкар­ма хакимият ор­ган­­нары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны яулады. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рейтинг нә­ти­җә­ләре игълан ителгән утырышы 2015 елның 7 маенда булып үтте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе Татарстанның тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан иң мөһим социаль - икътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен ныгытты, монда бик эре инновацион проект­лар үсеш алган.
Республика казаныш­ларында безнең районның да саллы өлеше бар. Дистәләрчә объектта төзелеш, капиталь ремонт бара.
Быел август аенда Чирмешәндә һәм Улья­новкада яңа балалар бакчалары, Әмирдә һәм Сосновкада күпфункцияле үзәкләр ачылыр­га тиеш. Ульяновкада модульле фельдшер - акушерлык пункты төзелә, Чирмешәндә модульле - блоклы ветеринария пункты фай­далануга тапшы­рырга инде әзер дип була.
Болардан тыш, муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да әйтүенчә, бүген районда капиталь ремонт программасы нигезендә дә байтак эшләр башкарыла. Әйтик, Түбән Кәминкә, Урманасты Үтәмеш, Әккәрәй авыл мәдәният йортларында һәм район мәдәният йортында төзүчеләр эшли, ремонт эшләре Шешминка мәдәният йортында да башкарылачак. Иске Котыш, Туймәт, Күтәмә мәктәпләре биналары яңа уку елында балаларны "яңа йөз" белән каршы алачак. Бәркәтә һәм Ивашкино сабыйларын яңа төс алган балалар бакчалары сөендерер.
Быел Кара Чишмә, Сосновка, Ивашкино, Кызыл Чишмә фельдшер - акушерлык пунктлары биналарында косметик ремонт үткәрелде. Район үзәгендәге җиде күп квартиралы йортта да төзүчеләргә эш бар.
Инфраструктура үсеше бүлегеннән белешүебезчә, барлык программалар буенча, юл эшләрен дә кертеп, 2015 елда районда финанслау лимиты 450 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
2014 елда торак пункт­ларны төзекләндерүгә, элемтә, су, электр белән тәэмин итү челтәрләрен төзүгә һәм үзгәртеп коруга, социаль - мәдәни сфера объектларын коруга һәм капиталь ремонтлауга 299,8 миллион сум акча тотылган. Узган елны районда федераль һәм республика программалары нигезендә күпфункцияле ике үзәк, модульле ФАП, алты спорт мәйданчыгы, модуль - блоклы ветеринария пункты файдалануга тапшырылды, ике гомумбелем бирү мәктәбе, биш авыл мәдәният йорты, дүрт фельдшер-акушерлык пункты капиталь ремонтланды. Район үзәгендәге "Каенкай" балалар бакчасы яңа бинага күчте. Лашманда янгын депосы капиталь ремонтланып файдалануга тапшырылды.
Чирмешәндә янгын частена янкорма төзелә. Үткән елда "Чис­та су" программасы буенча 10 миллион сумга урам суүткәргечләре төзелде, 30 миллион сумга 10 километр озынлыкта юл ремонтланды һәм төзекләндерелде.
Үткән елда безнең районда гомуми мәйданы 10452 кв.м. булган 96 торак йорт төзелгән.
"Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү" программасы буенча 241 ветеран һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары торак шартларын яхшыртты. Әлеге программа буенча эш быел да дәвам итә.
Районның икътисади үсеше шактый дәрәҗәдә район территориясендә эшчәнлек алып баручы нефть компанияләренә бәйле. Үткән елда Чирмешән районы җирләреннән 1 миллион 331 мең тонна нефть чыгарылган.
Быел барлык авылларда да референдумнар үтте. Үзсалым акчасына - халык булышлыгы белән, респуб­лика хисабына да торак пунктларда төрле эшләр башкарылачак: электр челтәрләрен, яктырткычларны яңарту, урам юлларын ях­шырту, зиратларны тәр­тип­кә китерү һәм башкалар планлаш­тырыла.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ульяновка Әмир авылы Сосновка авылы