Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә тавыкларны да санарга җыеналар

2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәреләчәк. Әлегә булган мәгълүматларга караганда, безнең районда бу мөһим чара 7947 объектка кагыла. Сан алу вакытында 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 43 крестьян-фермер хуҗалыгы, 7889 шәхси хуҗалык буенча мәгълүматлар тупланачак. Сан алучылар мал, кош-корт, техник чаралар, җир участоклары, үсентеләр...

2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәреләчәк. Әлегә булган мәгълүматларга караганда, безнең районда бу мөһим чара 7947 объектка кагыла.

Сан алу вакытында 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 43 крестьян-фермер хуҗалыгы, 7889 шәхси хуҗалык буенча мәгълүматлар тупланачак. Сан алучылар мал, кош-корт, техник чаралар, җир участоклары, үсентеләр һәм башкаларны, хуҗалык итү шартлары, инфраструктура хакында хуҗаларның үзләреннән телдән сорашып язачак, документлар кирәкмәячәк.
Районда сан алуга 3 инструкторлык участогы, 17 сан алу участогы җәлеп ителә. Бу эшне үткәрүгә: биналарны арендалауга, инструкторлык участокларын саклауга, транспорт һәм элемтә чыгымнарына гына да федераль бюджеттан 776 мең сум акча - субвенция биреләчәк. Моңардан тыш, инструкторларга һәм сан алучыларга хезмәт хакы да түләнәчәк.
-Сан алу - дәүләткүләм җитди эш, шуңа күрә аңа җаваплы карарга кирәк,- диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, райондагы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы комиссия утырышында. -Сан алучы булачак кешеләрне тизрәк сайлап алырга, конкрет сөйләшергә, укытырга да кирәк.
-Узган бер елда сан алу объектларының исемлеген барладык, авыл җирлекләрендә сан алуны районлаштыруны үткәрдек, -ди Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы буенча вәкил Әсхәт Гарифуллин. - Хәзер инде биналарның эшкә әзерлеген бәяләргә, сан алучыларны конкрет белешергә, мәгълүмати - аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Бу эштә дәүләт статистикасының райондагы бүлегенә, авыл җирлекләре Советларына, полициягә, башка кайбер хезмәтләргә дә зур җаваплылык йөкләнә. Сан алуны тиешле дәрәҗәдә оештыру аңа ничек әзерләнүгә дә бәйле. Якындагы көннәрдә комиссия чираттагы утырышына җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы сан алуы