Чирмешәндә тавыкларны да санарга җыеналар
2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәреләчәк. Әлегә булган мәгълүматларга караганда, безнең районда бу мөһим чара 7947 объектка кагыла.
Сан алу вакытында 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 43 крестьян-фермер хуҗалыгы, 7889 шәхси хуҗалык буенча мәгълүматлар тупланачак. Сан алучылар мал, кош-корт, техник чаралар, җир участоклары, үсентеләр...