Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә сыер асраучылар күбәйгән

2015нче елны районның шәхси хуҗалыклары 3170 тонна сөт сатып, 53 миллион 886 мең сум акча эшләгәннәр. 2014нче ел белән чагыштырганда, бу 734 тоннага күбрәк. Бүген райондашларыбызда 1810 баш сыер исәпләнә. 2014нче ел белән чагыштырганда, сыерлар саны 94 башка азайган. Аеруча Шешминка, Югары Кәминкә, Түбән Кармалка, Иске Котыш, Яңа Кади, Иске...

2015нче елны районның шәхси хуҗалыклары 3170 тонна сөт сатып, 53 миллион 886 мең сум акча эшләгәннәр. 2014нче ел белән чагыштырганда, бу 734 тоннага күбрәк.

Бүген райондашларыбызда 1810 баш сыер исәпләнә. 2014нче ел белән чагыштырганда, сыерлар саны 94 башка азайган. Аеруча Шешминка, Югары Кәминкә, Түбән Кармалка, Иске Котыш, Яңа Кади, Иске Кади, Ивашкино, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә алар шактый кимегән. Ә менә Кармыш, Түбән Кәминкә, Туймәт, Чирмешән авыл җирлекләрендә сыерлар санын арттыра алганнар. Бәркәтә, Күтәмә, Лашман, Яңа Элмәле, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә сыерлар саны әллә ни үзгәрмәгән.
Узган елны иң күп сөт хәзерләүгә (460 тонна) Түбән Кәминкә авыл җирлеге (башлыгы Рәмил Гыйрфанов) ирешкән. Биредә бер елда сыерлар санын 162дән 186га җиткерә алганнар. Туймәтлеләр (2014тә алар лидерлар иде) былтыр 388 тонна сөт сатканнар. Кармыш, Лашман, Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Иске Үтәмеш авыл җирлекләре дә әлеге юнәлештә уңышлы эш алып баралар.
Чирмешән авыл җирлеге дә , 2015нче ел нәтиҗәләре буенча, алдынгылар сафында, монда бер елда сөт сату күрсәткече 327 процентка артып, 334 тоннага җиткән.
-Безнең авыл җирлегендә бер елда сыерлар саны 28 башка артты һәм 221гә җитте, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Сыер асраучыларга дәүләт тә ярдәм итә. Әйтик, үзган ел һәр сыерга 3 мең сум исәбеннән субсидия бирелде. Күп сыер асраучыларга ул яхшы ярдәм. Авыл җирлеге территориясендә 11 мини - ферма исәпләнә. Былтыр җиде гаилә мини - фермаларны үстерүгә бирелүче 200әр мең сум субсидия акчасы алды.
Авыл җирлегендәге 221 баш савым сыерының 32се Казанкада, Саматдин Бабаев хуҗалыгында, билгеле, ул сөтне дә иң күп тапшыручы. Шул ук Казанка авылында Николай Хмелев хуҗалыгында - тугыз, Игорь Юнусовта дүрт баш сыер бар. Чирмешәннән Ренат Мотыйгуллин, Ирина Иванова, Миңнурый Шиһапова - бишәр, Түбән Чегодайдан Габделхак Бәдретдинов дүрт сыер асрап, үзләреннән арткан сөтне сатып, гаилә бюджетын шактый баеталар.
Сүз уңаеннан, Николай Хмелев Казанкада сөт тә җыя, аңардан аны Иске Кади эшмәкәре Тәлгать Могыйзов килеп ала. Чирмешәннең Амур ягында инде 15 елдан артык сөт җыю белән Анатолий Никонов шөгыльләнә икән. Көн саен ул арбага җиккән аты белән урамнарны әйләнеп чыга һәм җыйган сөтне Чирмешән сөт кабул итү пунктына тапшыра.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Сыер асраучыларга – дәүләт ярдәме сөт сату