Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Сәүбан Мотаһировка сәләтле алмаш үсә

Чирмешәндә шахматчылар көч сынашты. Монысында ирләр арасында төп бүләкләрне Ульяновкадан Петр Иванов алып китте. Соңгы партиядә ул районның иң көчле шахматчыларыннан берсе - Утыз Имәннән Самат Ризвановны да отты. - Ризвановны өч ел рәттән җиңә алганым юк иде, - ди Ульяновка мәктәбендә физикадан укытучы Петр Сергеевич. - Турнирга әзерләнеп тә...

Чирмешәндә шахматчылар көч сынашты. Монысында ирләр арасында төп бүләкләрне Ульяновкадан Петр Иванов алып китте. Соңгы партиядә ул районның иң көчле шахматчыларыннан берсе - Утыз Имәннән Самат Ризвановны да отты.


- Ризвановны өч ел рәттән җиңә алганым юк иде, - ди Ульяновка мәктәбендә физикадан укытучы Петр Сергеевич. - Турнирга әзерләнеп тә килдем.
Бу группада Самат Ризванов - икенче, Иске Элмәледән Леонид Микушов өченче булдылар.
Леонид Петрович иң өлкән катнашучы иде, аңа 76 яшь.
Гомер буе шахмат уйнадым, мондый бәйгеләргә гел киләм, - ди ул. - Бүләкләрне дә байтак бирделәр. Беренчесен, Яңа Элмәледә оештырылган ярышта алган шкатулканы әле дә кадерле бүләк кебек саклыйм. Район газетасы редакциясе үткәрүче турнирларда да өлешсез калдырмыйлар.
Чираттагы бу ярыш якташыбыз, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш агроном булып эшләгән универсаль, инициативалы белгеч, Татарстанның атказанган агрономы Сәүбан Мотаһиров истәлегенә багышланды. Шахмат такталары артына утырганчы башта аның рухына дога кылында, аннары районда бу уенны популярлаштыруга күп көч куйган, 13 ел элек якты дөньядан киткән Сәүбан Сәмигулла улы белән бәйле вакыйгаларны искә төшердек.
Үзе дә, кызларыбыз Лилия һәм Гөлия дә шахмат уйнарга яраттылар, бергәләшеп төрле партияләрне анализларга да иренмиләр иде, - ди Сәүбанның хатыны Халисә. - Аларның, җиңүчеләр буларак, өчесенә бергә алган грамоталары өч йөзгә үк җыелды. Иремне шулай зурлавыгыз, онытмавыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Исән булса, быел 60 яшен тутырыр иде Сәүбан Мотаһиров. Казанда яшәүче кызы Гөлия дә турнирны оештыручыларга рәхмәтен ирештерде, газиз әтиләрен бик юксынуларын әйтте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин да Сәүбан Мотаһировны мактап кына сөйләде: - Бер эштән дә чирканмады, ул бик укымышлы, таләпчән, теоретик, практик яктан да көчле белгеч иде, җирне, хезмәтен яратты, гаиләсендә хөрмәтле булды, уен-көлкене үз итте.
Турнирны әлеге идарә һәм "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе бергәләп оештырдылар. Рәхмәт, "Булгар" сәүдә үзәге директоры Булат Латыйпов, электр челтәрләре, "Авангард", "Андреевка", "Чирмешән Агрохезмәтләре", "Ильхан", "Татагро" җәмгыятьләре, Раушан Шәйхетдинов, Розалия Камалова, Дамир Гатинның крестьян-фермер хуҗалыклары, "Бердәм Россия"нең район бүлеге, инвалидлар җәмгыяте җиңүчеләргә бүләкләр алуда чын күңелдән булыштылар.
Бүген әле шахмат фигураларын таный гына башлаган 8 яшьлек Равил Гайнуллин да бүләк алып китте - шахмат тактасы. Киләчәк чемпионнар яшьтән уйнап үсә бит.
Гомумән, турнирда яшьләр - мәктәп укучылары күп иде. Малайлардан, кечерәкләр арасында Чирмешәннән Булат Әхтәмов финалда бер партиядә дә оттырмады, беренче булды. Иске Кадидан Алмаз Шәрифуллин - Сәүбан Мотаһировның каенесе - икенче, Марат Йосыпов (Чирмешән) - өченче урыннарда.
Яшүсмерләрдән Николай Петров - беренче, Айдар Могыйзов - икенче, Роман Миронов - өченче. Әлеге Чирмешән егетләре олылар группасында да көч сынашырга әзер, амбицияле осталар.
Кызлардан урыннар болай бүленде: Алсу Беляева - беренче, Назгөл Җәмилова - икенче, Виктория Потапова - өченче.
Быел декабрь аенда 70 яшен тутырачак Римма Баянова (Иске Кади) хатын-кызлар арасында барлык көндәшләренә дә мат куйды, фигураларын оста йөртте. Людмила Редюкова (Яңа Элмәле) - икенче, Ирина Федулова (Ульяновка) өченче урыннарны яуладылар.
Мондый ярышларда ел да яңа уенчылар күрү сөенечле, - ди бүгенге турнирның баш хөкемдары, бик күп яшьләрне шахмат серләренә өйрәтүче Шамил Сөнчәләев.
Шахмат турнирында катнашкан кырыклап уенчы өчен көн дәвамында чәй кайнап торды, өстәлгә әллә ничә бәлеш, бавырсак, пироглар, салатлар дисеңме, бар да куелды. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатинның әнисе Гаҗилә апа Кармыштан кадәр балан бәлеше үк пешереп җибәргән. Җиңүчеләргә Сәүбан дусның гаиләсе һәм юмарт иганәчеләр алып килгән бүләкләр дә бирелде.
Акыл уены - шахмат безне менә шулай берләштерә. Самат Ризванов әйтүенчә, бу уен башны эшләтә, алга карап, фикер йөртергә өйрәтә. Ярышларда җиңсәң бүләк биреп тә күңелне күтәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шахматчылар Сәүбан Мотаһиров