Шахматчылар тег белән яңалыклар
-
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе чираттагы шахмат турниры үткәрә
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе быел да шахмат турниры үткәрәчәк. Ул газета чыга башлауга 85 ел тулуга багышлана. Бәйгене 4нче мартка билгеләдек. Җиңүчеләр 6 төркемдә: ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм яшүсмер кызлар, малайлар һәм кызлар арасында ачыкланачак. Призлы урын яулаучыларны бүләкләр көтә. Аларны алуда күптәнге дустыбыз, якташыбыз - Кармышта туган, Түбән...
-
Чирмешәндә Сәүбан Мотаһировка сәләтле алмаш үсә
Чирмешәндә шахматчылар көч сынашты. Монысында ирләр арасында төп бүләкләрне Ульяновкадан Петр Иванов алып китте. Соңгы партиядә ул районның иң көчле шахматчыларыннан берсе - Утыз Имәннән Самат Ризвановны да отты. - Ризвановны өч ел рәттән җиңә алганым юк иде, - ди Ульяновка мәктәбендә физикадан укытучы Петр Сергеевич. - Турнирга әзерләнеп тә...
-
Осталар да очко югалта
Чирмешәнле Рафаэль Сөләйманов районда иң көчле шахматчыларның берсе Самат Ризвановны да отып, мөселман Сабан туенда җиңүче булды. Егермеләп ир-егет катнашкан бәйгенең 1-6 класста укучы осталардан Айнур Әһлиуллин, 7-11 класстагылардан Айдар Могыйзов беренче урында. Әлеге шахматчылар Чирмешән лицеенда белем ала. -"Хуш, Рамазан!" исемле бу бәйрәмдә Казаннан, Нурлаттан, Аксубайдан да килүчеләр бар...
-
Шахматта җиңүчеләргә – Сабан туе бүләге
Район Сабан туенда шахмат уйнап та ярыштылар. Анда 55 кеше катнашты. Иң кечкенәләрдән 1-6 класс укучылары арасында Алсу Беляева (Чирмешәннең 2 нче мәктәбе), 7-11 класслардан Людмила Редюкова (Яңа Элмәле), 1-6 класста укучы малайлар арасында - Айнур Әһлиуллин (Чирмешән лицее), 7-11 класстагылардан - Айдар Могыйзов (Чирмешән лицее), хатын-кызлардан Ильмира Фәткуллина (Түбән...
-
Чирмешән пенсионерлары шахматта сынатмый
Пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының зона этабында көч сынашкан 8 район командасы арасында безнекеләр 3нче урынны алып кайтты. Команда составында район данын Шамил Сөнчәләев, Самат Ризванов, Римма Баянова, Халидә Ильясовалар яклады. Римма Баянова хатын-кызлар арасында беренче урынны яулады, ә Шамил Сөнчәләев шашкачы ир-егетләр арасында өченче булды.
-
Чирмешән районы муниципаль хезмәткәрләре тиз йөзгәннәр, оста йөргәннәр
Республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасыннан унөч авыл районы арасында безнең команда алтынчы урын яулап кайтты. Ә менә йөзүдә чирмешәнлеләр - беренче. Якташларыбыз шахматта - икенче, волейболда өченче призлы урыннарга чыкканнар. Йөзүдә район мәгариф бүлеге хезмәткәре Флера Рәхимҗанова көндәшләрен нык артта калдырып, эстафетаны Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншинга тапшырган. Икенче йөзүче...
-
Чирмешән Сабантуеның “шахмат батырлары“
Районда үткән бәйрәмдә оештырылган әлеге борынгы акыл уенында дистәләрчә кеше катнашты. Ир-атлардан Леонид Калугин (Әккәрәй, студент) беренче булды. Фәрһад Сәмәрханов (Чирмешән, нефтьче, мастер) - икенче, Марат Уразбаев (Урманасты Үтәмеш, нефтьче) - өченче урында. Хатын-кызлар арасында Римма Баянова (Иске Кади, пенсионер) - җиңүче. Эльмира Фәткуллина (Түбән Кама, сәүдә өлкәсендә эшли) -...
-
Шашкачылар да булса икән
Якташларыбыз Римма Баянова (Иске Кади), Самат Ризванов (Утыз Имән), Шамил Сөнчәләев (Чирмешән) пенсионерлар арасында шахмат-шашка буенча Чистайда узган республика турнирының зона этабында шахматчылар арасында икенче урынга лаек булганнар. Әлеге ярышларда алты команда көч сынашкан. Безнекеләр шахмат буенча яхшы күрсәткечләргә ирешсәләр дә, шашка уйнаучы булмау сәбәпле, гомумкоманда зачетында бишенче урынга гына...