Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә референдум узды

Район халкы үзсалым җыю һәм аны куллану мәсьәләләре буенча референдумда куелган сорауга уңай җавап бирде. -Унҗиде авыл җирлегендә дә референдум закон бозуларсыз үтте, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин. Референдумда катнашучыларның аеруча Лашман, Ивашкино, Туймәт, Ульяновка, Кармыш, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә актив булуларын билгеләп узарга кирәк. Ә...

Район халкы үзсалым җыю һәм аны куллану мәсьәләләре буенча референдумда куелган сорауга уңай җавап бирде.

-Унҗиде авыл җирлегендә дә референдум закон бозуларсыз үтте, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.
Референдумда катнашучыларның аеруча Лашман, Ивашкино, Туймәт, Ульяновка, Кармыш, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә актив булуларын билгеләп узарга кирәк. Ә менә Бәркәтә, Иске Кади, Иске Үтәмеш буенча күрсәткечләр түбәнрәк. Чирмешәндәге 2724нче участокка исемлеккә кертелгән тавыш бирүчеләрнең 51 проценты гына килгән, ә авыл җирлеге буенча бу сан79,36 процент кына.
Район буенча алганда референдумда 11 мең 377 кеше тавыш биргән (исемлектәгеләрнең 88,8 проценты), бюллетеньдәге сорауга 79,98 процент (10 мең 501) уңай җавап куелган.
Мәгълүм булганча, авыл җирлекләрендә үзсалым суммасы - күләме төрлечә, аны куллану максатлары да үзгә. Һәм шунысы да мөһим, әлеге акчага республика дүрт тапкыр күбрәк акча кушачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан