Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куярга вакыт

Район газетасының 10 январь санында Кара Чишмә авылында яшәүче Саимә Моратованың район үзәгендә әниләргә һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдимен райондашларыбыз да хуплый. Анна Суворова (Чирмешән): -Минемчә, бик яхшы тәкъдим. Мин сугышка кадәр туган бала. Әниләребезнең нинди авырлыклар белән безне - балаларны аякка бастырганнарын бик яхшы беләм. Әле бит сугышка киткән...

Район газетасының 10 январь санында Кара Чишмә авылында яшәүче Саимә Моратованың район үзәгендә әниләргә һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдимен райондашларыбыз да хуплый.


Анна Суворова (Чирмешән): -Минемчә, бик яхшы тәкъдим. Мин сугышка кадәр туган бала. Әниләребезнең нинди авырлыклар белән безне - балаларны аякка бастырганнарын бик яхшы беләм. Әле бит сугышка киткән ир-атлар урынында да гел алар эшләде, тормыш йөген тарттылар, ач-ялангач көн күрделәр, зарланмадылар, шулай тиеш дип кабул иттеләр.

Юрий Еферов (Әккәрәй): -Әниләребез моңа лаек. Безнең әни биш бала үстерде. Барыбызга да яхшы тәрбия бирде. Без аңа бик рәхмәтле.

Минзилә Гыйниятуллина (Чирмешән): - Шушы көннәрдә генә газетада мәкалә укыдым: бер хатын-кыз яңа туган баласын пычак кадап үтергән. Кызганычка каршы, шундый адәмнәр дә бар, "андыйларга "әни", дияргә тел әйләнми. Ә бит 9-10 бала табып үстерүче, яхшы тәрбия бирүче әниләр дә бик күп. Аларга һәйкәл куйсаң да ярый.

Илназ Әгълүков (Кара Чишмә): - Дөрестән дә, Ватан саклаучыларга һәйкәлләр күп, ә менә хатын-кызларга - юк диярлек. Саимә апаның фикерен хуплыйм, һәйкәл кирәк.

Илдар Җамалетдинов (Лашман): -Әгәр дә бу эшне башларга ниятләсәләр, әниләргә һәйкәл куярга уйласалар, без якта калмабыз, үз өлешебезне кертербез, материаль ярдәм күрсәтербез.

Николай Иванов (Ульяновка): -Сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да хатын-кызлар башкарган хезмәтне бер бизмән белән дә үлчәп булмый. Нәкъ хатын-кызлар фронтовикларны ашатып, киендереп тордылар, тылда хезмәт куйдылар. "Барысы да фронт өчен!" дип яшәделәр. Аларга һәйкәл куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан һәйкәлне яңарталар