Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә милли мәгариф турында сөйләштеләр

Республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары "Этно-мәдәни мәгариф мохитен булдыруда муниципаль методик хезмәтнең роле" темасына стажировка үтү программасы кысаларында Чирмешәндә җыелдылар. Семинар кунаклары Чирмешән лицеенда, Бәркәтә, Ивашкино, Лашман мәктәпләрендә булып, бу уку йортларында милли мәгарифне ФГОС шартларында тормышка ашыру юнәлешендәге төп методик эшләр белән таныштылар, ачык дәресләр һәм...

Республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары "Этно-мәдәни мәгариф мохитен булдыруда муниципаль методик хезмәтнең роле" темасына стажировка үтү программасы кысаларында Чирмешәндә җыелдылар.

Семинар кунаклары Чирмешән лицеенда, Бәркәтә, Ивашкино, Лашман мәктәпләрендә булып, бу уку йортларында милли мәгарифне ФГОС шартларында тормышка ашыру юнәлешендәге төп методик эшләр белән таныштылар, ачык дәресләр һәм мастер-класс карап, аларны анализладылар.
Чирмешәндә үткәрелүче стажировкабызның максаты - күпмилләтле авыл районында мәгариф системасының үзенчәлекләрен, этно-мәдәни компонентлы (чуваш телле) гомум белем бирү оешмасында ана телен һәм дәүләт телләрен өйрәтүне практикада күрсәтү, - ди ТР Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе өлкән методисты, стажировканың җитәкчесе, якташыбыз Мингаян Мозаффарова. - Ә Лашманда дәрестән тыш эшчәнлек белән таныштык.
Милли мәгариф буенча методистлар семинар барышында үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар, күргәзмәләр белән таныштылар тәҗрибә тупладылар.
Мин инде 24 ел милли мәгарифне үстерү юнәлешендә эшлим. Соңгы елларда туган телгә, аны укытуга, өйрәнүгә игътибар нык артты, - ди Теләчедән килгән методист Хәния Җиһангәрәева. - Чирмешәндә беренче тапкыр булуым, мәктәпләрдә һәм районда күргәннәр матур тәэсирләр калдырды, эш тәҗрибәсе дә туплап кайтабыз.
Методистлар курсларны Казанда башлап җибәргәннәр. Бездә стажировканың беренче этабы узды. Укуларын алар кабат, 2 декабрьгә кадәр, башкалада дәвам итәчәк. Мондый курсларны методистлар өч елга бер үтәләр.
Бу чарадан күбрәк фотоларны сайтның "ФОТРЕПОРТАЖ" бүлегендә карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәгариф