Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә кайбер җитәкчеләр салымнарны һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмиләр

Кайбер җитәкчеләр, депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр салымнарны, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмиләр икән. Бу хакта җитәкчеләр катнашында үткән дүшәмбе планеркасында әйтелде. Әлеге мәсьәләне хәтта район прокуратурасы үз контроленә ала. Район үзәгендәге тулай торакта яшәүче берничә гаилә дә коммуналь хезмәткә дистәләрчә мең сум бурычлы. Гомумән, Чирмешәндә андыйларның тулаем бурычы миллион ярым сумга...

Кайбер җитәкчеләр, депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр салымнарны, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмиләр икән.

Бу хакта җитәкчеләр катнашында үткән дүшәмбе планеркасында әйтелде. Әлеге мәсьәләне хәтта район прокуратурасы үз контроленә ала.
Район үзәгендәге тулай торакта яшәүче берничә гаилә дә коммуналь хезмәткә дистәләрчә мең сум бурычлы. Гомумән, Чирмешәндә андыйларның тулаем бурычы миллион ярым сумга ук җыелган. Коммуналь челтәрләр җитәкчесе Рәфыйк Хәйдаров әҗәтлеләр белән нишләргә дә аптыравын белдерде. Судка да мөрәҗәгать итәләр икән, нәтиҗәсе генә аз.
Район башлыгы Наил Зарипов машина йөртүчеләргә карата кырысрак чаралар күрергә өндәде. Юкса, кайберәүләр юлга тиешсез документларсыз, медицина тикшерүе үтмичә дә чыгарга курыкмый. Кагыйдәләрне санга сукмау еш кына кеше үлеменә китерә. Әнә Бәркәтә янында берәү үз машинасы астында калып җан биргән. Таш ташучы КамАЗ юл читенә төшкән. Әлеге юлда, Түбән Кармалка-Шешминка арасында да машиналар гадәттәгедән күбрәк йөри башлаган. Инде аларның хәрәкәтен автоинспекторлар ешрак тикшерәчәк.
Кышка кердек. Һава торышына бәйле рәвештә, бу чорда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы арта. Аларга әзер булып торырга кирәк.
Вакыт тиз үтә, язгы кыр эшләренә әзерләнү турында да онытмыйсы иде. Кайда һәм нәрсә чәчәсен бүген үк билгеләү, планлаштыру мөһим. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе якын көннәрдә бу мәсьәләгә багышлап семинар үткәрәчәк, аны тизрәк оештырасы иде.
Район башлыгы малларда туберкулез чирен кисәтү, профилактик чараларны дәвам итү кирәклеген дә әйтте. Төзелеш мәсьәләсе дә күз уңында. Әмирдә һәм Девичья Полянада мәктәпле күпфункцияле үзәкләр төзелешен кызулатасы иде. Торак төзелеше буенча эшләнгәннәрне документлаштырып бетерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан район суд семинар тулай торак коммуналь түләүләр