Семинар тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә эшмәкәрләрне укыттылар
Районның кече һәм урта эшмәкәрләре өчен "Бизнес Десант" семинары узды. Бу укуларны республиканың Икътисад министрлыгы үткәрә. "Бизнес Десант" проекты кысаларында оештырылган әлеге семинар барышында райондашларыбыз үз эшләрен үстерү перспективаларын өйрәнделәр, булган проблемаларын хәл итү юлларын эзләделәр. Эшмәкәрләргә дәүләттән ярдәм алуның ансатрак ысуллары да аңлатылды. Алар каршында банк һәм юридик хезмәт...
-
Лениногорскийда узган семинарда Чирмешән терлекчеләрен мактамадылар
Лениногорск районында "Лениногорский" агрофирмасы" җәмгыяте базасында узган республика зона семинар - киңәшмәсе терлекләрне ашату, үрчетү мәсьәләләренә һәм кышлату йомгакларына багышланды. Анда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы вәкилләре, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән районнарыннан терлекчелек буенча консультантлар, нәсел хезмәте белгечләре, ветеринарлар, ферма мөдирләре һәм журналистлар...
-
Ульяновкада Тукай әкиятләре рус телендә яңгырады
Ульяновка урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үткәрелде. Ирина Федулова һәм Татьяна Герасимова 5нче классларда ачык дәрес күрсәттеләр, ә Лидия Иванова 10-11 классларда "Тукай иленә сәяхәт" дигән чара үткәрде. -Укучылар бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты, татар халкының тарихы һәм хәзерге тормышы турында сөйләделәр, - ди укытучы...
-
Минсәгыйть Шакиров: Кадрлар – сирәк товар
Татарстанда муниципаль берәмлек башлыклары өчен оештырылучы семинар-киңәшмәләрнең соңгысы Казанда үткәрелде. Аларда белгечләр җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен һәм җаваплылыгын билгеләүче законнар, ул кануннарга даими кертелеп торган үзгәрешләр турында тәфсилләп аңлатты, авыл җирлекләрен борчыган сорауларга җавап бирде. Сорауның эресе-вагы юк Дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән муниципаль берәмлек җитәкчеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру...
-
“Чирмешән АГРО“да азык күп, орлык җитеш, хезмәт хакы түләнә
"Чирмешән АГРО"да эштән бушаган техника ГОСТ таләпләре буенча кышкы саклауга куела, инде өсте ябулы урында тырмалар ремонтлыйлар. Чәчүлек орлык запасы тупланган, ул коры, җилләтелүче складларда һәм яхшы саклана. Әлеге җәмгыятьнең терлекчелек тармагында да технологик таләпләрне катгый үтәргә тырышалар. Силос, сенаж, печән, салам, фураж иркенләп кыш чыгарлык. Эшләгән кешегә хезмәт хакын...
-
“Лашман АГРОфирмасы“нда эш барышын башкалар да килеп карады
Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен "Лашман АГРОфирмасы"на 14 миллион сум акча кирәк булачак. Бу сан әлеге хуҗалык базасында узган, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган авыл хуҗалыгы буенча семинар- киңәшмәдә яңгырады. Акчаның күп өлеше ашлама һәм ягулык алуга китәчәк. Болар барысы да хуҗалыкның эш планында чагылдырылган. Гомумән алганда, бүген...
-
Чирмешәндә кайбер җитәкчеләр салымнарны һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмиләр
Кайбер җитәкчеләр, депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр салымнарны, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмиләр икән. Бу хакта җитәкчеләр катнашында үткән дүшәмбе планеркасында әйтелде. Әлеге мәсьәләне хәтта район прокуратурасы үз контроленә ала. Район үзәгендәге тулай торакта яшәүче берничә гаилә дә коммуналь хезмәткә дистәләрчә мең сум бурычлы. Гомумән, Чирмешәндә андыйларның тулаем бурычы миллион ярым сумга...
-
Халык каршында җавап та бирергә кирәк
-Гади технология таләпләре дә үтәлми. Үсемлекчелектә культура, гомумән, юк. Җиргә карашны үзгәртергә кирәк. "Серендеев Н.И." крестьян - фермер хуҗалыгы базасында узган семинарда шулай диделәр. Биредә төп сүз көзге кыр эшләре турында барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җәмгыять җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында булган бу чарада, авыл хуҗалыгы...
-
Суы булса, сибеп булыр
Республикада мелиорация тармагын торгызуга җитди алынмакчылар. Соңгы еллардагы корылык бу эшнең кирәклеген исбатлады кебек. Берничә йөз гектарда гына да сугарулы мәйданнары булган хуҗалыкны һава шартлары әллә ни куркытмаячак, хет азыкны мул җыя алачаклар. Безнең районда быел берьюлы өч объектта - гидротехник корылмаларда төзүчеләр эшли. Югары Кәминкәдәге плотинада, буада төзүчеләргә эш...
-
Бар да бар
Шушы көннәрдә "Уңдырышлылык" җәмгыятендә үткән семинарда хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе белгечләре район хуҗалыкларында ясалма орлыкландыру эшен яхшырту юлларын эзләделәр. -Бүген "Уңдырышлылык"та 364 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 140сы - савым сыеры, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. - Симертү группасы да бар. Бу фермада...