Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә искә алу митингы узды

15 февральдә - сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә, район үзәгендә әфганчылар белән очрашу оештырдылар. Быел бу чара бигрәк тә истәлекле, чөнки 25 ел элек нәкъ шул көнне Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Дуслык күпере аша Әфганстаннан чыга. Тугыз елга сузылган әлеге сугышта Татарстаннан 9 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 261е Әфган кырларында...

15 февральдә - сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә, район үзәгендә әфганчылар белән очрашу оештырдылар. Быел бу чара бигрәк тә истәлекле, чөнки 25 ел элек нәкъ шул көнне Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Дуслык күпере аша Әфганстаннан чыга.

Тугыз елга сузылган әлеге сугышта Татарстаннан 9 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 261е Әфган кырларында башын сала (Россия буенча 15 меңгә якын кеше). Бүгенге көндә районыбызда 69 әфганчы яши.
-Кайбер матбугат чаралары бу вакыйгаларны Әфганстандагы конфликтлар дип атыйлар, - диде әфганчы-райондашларыбыз катнашында Җиңү паркында уздырылган митингта муниципаль район башлыгы Наил Зарипов.- Бу конфликт кына түгел, чын, канкойгыч сугыш иде. Һәм безнең япь-яшь егетләребез ут эченә керделәр. Сезнең батырлыклар алдында баш иябез.
Район башлыгы әфганчы егетләребезгә Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм командир сәгатьләре тапшырды. Митингта сугыш кырларында һәлак булган батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды, веноклар куелды. Әфганчылар бу көнне, билгеле инде, корбан булган дусларын да искә алдылар.
-Ротада без 72 кешедән алтмышау исән калдык,- ди Лашманнан Әхәт Габдуллин. - Исән служаклар белән Интернет аша аралашып торабыз, һәлак булганнарны юксынабыз.
Иске Котыштан Александр Борисовка ике тапкыр "груз - 200"не озата кайтырга туры килә.
-Берсе әти-әнисенең бердәнбер уллары булган. Табутны күргәч ир уртасы ата кеше күз алдында 70 яшьлек карт кебек картайды,- ди Александр авыр хатирәләргә бирелеп.
Әфганчылар хөрмәтенә район мәдәният йортында концерт оештырылды, истәлекләр белән уртаклашу чәй өстәлләре артында дәвам итте. Ә Җиңү паркында көне буе әфган җырлары яңгырады. Моңсу да, әрнүле дә, сагышлы да җырлар...
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X