Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә иң матур чыршы коммуналь хезмәттә һәм балалар сәнгать мәктәбендә

Чыршылары гына түгел, территорияләре дә оригиналь итеп, бик күп кар сыннар, гирляндалар белән бизәлгән "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте һәм сәнгать мәктәбе район үзәге оешмалары арасында беренче урынга лаек булдылар. Комиссия карары белән, җиңүче коллективларга һәм бәйгедә үзләрен лаеклы таныткан башка кайберәүләргә дә муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, җылы сүзләр...

Чыршылары гына түгел, территорияләре дә оригиналь итеп, бик күп кар сыннар, гирляндалар белән бизәлгән "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте һәм сәнгать мәктәбе район үзәге оешмалары арасында беренче урынга лаек булдылар.


Комиссия карары белән, җиңүче коллективларга һәм бәйгедә үзләрен лаеклы таныткан башка кайберәүләргә дә муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, җылы сүзләр белән мактап, үрнәккә куеп, районкүләм киңәшмәдә истәлек бүләкләре тапшырды, аларга багышлап музыкаль сәлам-җыр яңгырады.

Район үзәгендә яңа ел чыршыларын һәм территорияләрен иң яхшы бизәүгә бәйгедә "Чишмәкәй" һәм "Ромашка" балалар бакчалары - икенче, "Татнефтедор"ның район идарәсе һәм "Ландыш" балалар бакчасы - өченче урыннарда.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, физкультура-савыктыру комплексы һәм яшьләрнең ял итү үзәге кызыксындыру бүләкләре алдылар. Чыршысын иң беренче булып кабызган район газетасы редакциясе дә приз иясе.

Мәдәният йортлары арасында район мәдәният йорты - беренче, Әккәрәй мәдәният йорты - икенче, карачишмәлеләр - өченче.

Белем бирү учреждениеләре арасында да җиңүче призы Әккәрәйгә китте, шушы авыл мәктәбе беренче булды. Бу группада утызимәнлеләр икенчедә. Шешминка балалар бакчасына өченче урынны бирделәр.

Кызганыч, кайбер оешмалар чыршыларны һәм территорияләрне бизәүгә җавапсыз, салкын караганнар. Бу хәл аларның җитәкчеләрен дә бизәми. Шәхси эшкуарларының да районкүләм бәйгедә активрак катнашырлык мөмкинлекләре бар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан чыршы