Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә грипп йоктыру очрагы теркәлмәгән

25 январьдан мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә төрле массакүләм чаралар уздыру буенча чикләү чаралары кертелгән. Балалар коллективларында төрле чыгышлар, концертлар оештырудан баш тартып торырга киңәш ителә. Больницаларда да карантиннар игълан ителә. Район үзәк больницасыннан белешүебезчә, районда әлегә кадәр бер кешегә дә грипп диагнозы куелмаган, ләкин 1 январьдән 158 кеше, 26 январьда...

25 январьдан мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә төрле массакүләм чаралар уздыру буенча чикләү чаралары кертелгән. Балалар коллективларында төрле чыгышлар, концертлар оештырудан баш тартып торырга киңәш ителә.

Больницаларда да карантиннар игълан ителә.
Район үзәк больницасыннан белешүебезчә, районда әлегә кадәр бер кешегә дә грипп диагнозы куелмаган, ләкин 1 январьдән 158 кеше, 26 январьда гына да 18 кеше, ОРВИ белән авырып мөрәҗәгать иткән. Врачлар әйтүенчә, гриппның иң таралыш алган вакыты февральга туры киләчәк.
Грипп - өске сулыш юллары инфекциясе төркеменә керә торган, бик тиз таралучан көчле йогышлы авыру. Чир чыганагы - грипп белән авырган кеше. Авыру кеше юттәләгәндә, төчкергәндә, хәтта сәйләшкәндә дә һавага бик күп вирус бүленеп чыга. Зарарланган һава һәм авыру кеше кулланган әйберләр аша сәламәт кешегә инфекция йога. Шуңа да авыру кеше белән контактны чикләргә кирәк. Шулай ук кулларны ешрак сабын белән юарга, халык күп җыела торган урыннарда булмаска тырышу турында онытырга ярамый.
-Авыру бизгәк тоткандагы кебек туңдырып-калтыратып кинәт башлана. Тән температурасы бик нык күтәрелә, гомуми хәлсезлек сизелә. Баш, буыннар, бөтен тән авырта башлый. Кайчакта күңел болгана, костыра,- ди район үзәк больницасының терапевты Юлия Варкичева. - Гриппны ничек кисәтергә һәм дәваларга соң? Кисәтүнең иң үзенчәлекле төре - вакцинация. Дәвалау өчен интеферон, ингаверин, терафлю һәм фервекс кулланырга. Сөт ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә соклары эчәргә, күп итеп җылы чәй, гөлҗимеш төнетмәсе, компот, мүк җиләге морсы эчү файдалы. Грипп билгеләре сизелгәндә кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу чорда татлы ризыклардан тоелып торырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чирмешђн грипп

2
X