Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә гаиләләр ГТО нормаларын тапшырдылар

Чирмешән лицееның спорт залында һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында Зур гаилә уеннары - "Без бергә" проекты кысаларында "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" спорт фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге чарада сәламәт тормыш рәвеше яклы, спортка битараф булмаган дүрт гаилә катнашты. Әккәрәй мәктәбен - Аютовлар, Шешминканыкын - Зубовлар, Иске Элмәле мәктәбен - Колесниковлар,...

Чирмешән лицееның спорт залында һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында Зур гаилә уеннары - "Без бергә" проекты кысаларында "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" спорт фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге чарада сәламәт тормыш рәвеше яклы, спортка битараф булмаган дүрт гаилә катнашты.


Әккәрәй мәктәбен - Аютовлар, Шешминканыкын - Зубовлар, Иске Элмәле мәктәбен - Колесниковлар, Чирмешән лицеен Бәдретдиновлар гаиләләре тәкъдим итте.

Лицейның спорт залы шау-гөр килеп, һәр почмактан спорт сөюче гаиләләрнең шат авазлары яңгырап торды. Гаиләләр озынлыкка сикерү, турникта тартылу, аякны туры тотып гәүдәне бөгү, отжимание ясау, яткан килеш гәүдәне күтәрү, йөгерү, йөзү кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар.

Берничә сәгатькә сузылган ярышлардан соң иң көчле гаилә булып Колесниковлар танылды. Бер карасаң, шулай булмый мөмкин дә түгел кебек, дистә еллар буе Иске Элмәле мәктәбендә балаларга физкультура дәресләре укытучы Марина гаилә членнарында - ире Петр һәм өч баласында да спортка мәхәббәт уяткан. Бу ярышларда аларның кызлары Ксения һәм бәләкәй уллары Арсений катнашты.

-Мин вахта ысулы белән эшлим, өйдә вакыт туры килсә, барлык спорт уеннарында да гаиләбез белән катнашабыз, җиңел атлетика, гер күтәрү ошый, гаиләбез белән чаңгыда йөрергә дә яратабыз, - ди Петр.

Чирмешәннән Бәдретдиновлар мондый спорт бәйгесендә беренче генә катнашсалар да, икенче урынны яуладылар. Чирмешән лицеенда укучы уллары Рамил белән Әмир дә җиңү өчен күп көч куйдылар.

-Монда безгә бик ошады, кәефләр күтәрелеп китте, спорт сөюче күпме гаилә белән таныштык, - диләр Марат белән Рәмзия.

Өченче урынны Шешминкадан Зубовлар алды. Җиңүче гаиләләргә кубоклар, Дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Катнашучылар арасында аерым спорт төрләре буенча да алдынгылар билгеләнде, алар Грамоталарга ия булдылар.

Автор фотосык

Күбрәк фото: Чирмешәндә зур гаилә уеннары үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы гаиләләр ГТО нормаларын тапшырдылар