Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә гает намазларын мәчет ишегалдында уздырмакчылар

Районыбызда гает намазларына өч меңгә якын кеше килгән. Чирмешән мәчетендә, әйтик, зур залга сыймаган халык өчен хәтта мәдрәсә бүлмәсендә намазлык җәелде. Киләсе елда көн шулай матур булса, биредә Корбан гаетен мәчет ишегалдында уздырырга ниятләгәннәр. Ислам диненең иң олы бәйрәме республикабызда быел да ял көне итеп игълан ителгән иде. Бәйрәмчә киенгән...

Районыбызда гает намазларына өч меңгә якын кеше килгән. Чирмешән мәчетендә, әйтик, зур залга сыймаган халык өчен хәтта мәдрәсә бүлмәсендә намазлык җәелде. Киләсе елда көн шулай матур булса, биредә Корбан гаетен мәчет ишегалдында уздырырга ниятләгәннәр.

Ислам диненең иң олы бәйрәме республикабызда быел да ял көне итеп игълан ителгән иде. Бәйрәмчә киенгән ир-атлар иртәнге алтыларга мәчетләргә гает намазына җыелды. Ә хуҗабикәләребез өйдә "таба исе" чыгарып табыннар көйләде.
Чирмешән мәчетенә бу көнне бәйрәмгә 300дән артык кардәшебез килгән. Араларында яшьләрнең, балаларның да шактый булуына ничек сөенмисең?! Лашман, Бәркәтә, Әмир, Кара Чишмә, Кармыш мәчетләрендә кунаклар күп булган, диделәр. Кечкенә авылларда да дини йолабызны шартына китереп үткәргәннәр.
Мәчеттән кайтып чәйләп алгач, мөмкинлеге булган мөселманнар Корбан чалу мәшәкатьләренә кереште. Бездә халык корбанга гадәттә сарык чала. Аның бер өлеше хуҗаның гаиләсенә, өчтән бере - туганнарга, дусларга бирелә, яки ул иттән мәҗлес оештырыла, ә калганы мохтаҗларга, ятимнәргә таратыла. Бәйрәм өч көн дәвам итә.
Авылларыбызда халкыбыз корбан итеннән авыз итә. Бүген Чирмешән мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан балаларны җыялар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәчет Корбан гаете – җәнәбел хакка табыну бәйрәме.

2
X