Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә этләргә, мәчеләргә прививка ясаячаклар

Узган ел безнең районда хайваннарда котыру чиренең дүрт очрагы теркәлгән. Шөкер,быел әлегә андый хәлләр күзәтелмәде. Әмма республикадагы вәзгыять саграк булуны, алдан тиешле чаралар күрүне таләп итә. Мәгълүм булганча, котыру чирен хуҗасыз этләр, мәчеләр һәм кыргый хайваннар - төлкеләр, бүреләр, бурсыклар тарата. - 2013нче елда төлкеләр Ульяновка, Түбән Кармалка, Девичья Поляна...

Узган ел безнең районда хайваннарда котыру чиренең дүрт очрагы теркәлгән. Шөкер,быел әлегә андый хәлләр күзәтелмәде. Әмма республикадагы вәзгыять саграк булуны, алдан тиешле чаралар күрүне таләп итә.


Мәгълүм булганча, котыру чирен хуҗасыз этләр, мәчеләр һәм кыргый хайваннар - төлкеләр, бүреләр, бурсыклар тарата.

- 2013нче елда төлкеләр Ульяновка, Түбән Кармалка, Девичья Поляна авылларындагы шәхси йортларга, шулай ук "Татнефтедор"ның юллар төзү идарәсе территориясенә керде,- ди район ветеринария берләшмәсенең табиб-эпизоотологы Рәфыйк Дәүләтшин. - Шуннан соң әлеге йортлардагы һәм торак пунктларның кайбер хуҗалыкларында асралучы терлекләргә вакңинация ясарга туры килде.

Ветеринария белгечләре котыру чирен булдырмас өчен ерткыч хайваннарның санын киметү буенча чаралар күрергә, аларга урманнарда җим бирү ысулы белән вакңинацияләүнең нәтиҗәсен арттырырга кирәк диләр. Өй хайваннарын сукбай, кыргый хайваннар һөҗүменнән саклау да зарур. Беренче сентябрьгә кадәр район ветеринария белгечләре район торак пунктлардагы этләргә һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы бушлай вакцинация ясаячак.

Урамнарда, ишегалларында үзләрен шикле тоткан йорт хайваннары күренсә, я этләр, мәчеләр тешләсә, кичекмәстән ветеринарларга, 2-51-70; 2-51-20 телефоннарына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ветеринария берләшмәсе