Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чисталык рейдлары дәвам итә

Яңа Элмәле авылында Сергей Григорьев һәм Иске Элмәледән Татьяна Шерматоваларның йортлары янындагы тәртипкә, чисталык һәм матурлыкка таң калырлык. Административ комиссия членнары да рейдлар вакытында бу йортларны күреп сокланган. -Дөрестән дә, район үзәгендә дә тирә-ягы андый күркәм йортлар сирәк, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Шул ук рейд вакытында...

Яңа Элмәле авылында Сергей Григорьев һәм Иске Элмәледән Татьяна Шерматоваларның йортлары янындагы тәртипкә, чисталык һәм матурлыкка таң калырлык. Административ комиссия членнары да рейдлар вакытында бу йортларны күреп сокланган.

-Дөрестән дә, район үзәгендә дә тирә-ягы андый күркәм йортлар сирәк, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Шул ук рейд вакытында беленгәнчә, чисталык белән мактала алмаган, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган йортлар да бар. Яңа Элмәледә - 4, Иске Элмәледә 1 шундый йорт хуҗасына карата беркетмә төзелде.
Андреевка авылында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган ике хуҗага карата да административ эш ачылган. Өй тирәсен җыештырмаган, аунап ятучы төзелеш калдыклары иске техникалары өчен "ялкау" хуҗаларга җавап бирергә туры киләчәк, аларга штраф салына.
Ел башыннан Шешминка, Түбән Кармалка, Чирмешән, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә үткән рейдлар вакытында 17 кешегә карата административ беркетмә төзелгән, шуларның 10сы санитар-экологик икеайлык барышында. Җиде административ эш өчен 10 мең сум штраф салынган. Рейдлар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined