Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчылары уракка тотынырга старт кына көтә

Ике “Тукано” һәм ике “Полесье” комбайны әзерлек сызыгында. Аларда сигез комбайнчы эшләячәк. “Полесье”ның берсе быел беренче сезонга чыга. Тәҗрибәле комбайнчылар аны карап, тикшереп куйганнар, кырларның өлгергәнен генә көтәләр.

-Көннәр шулай торса, атна-ун көннән уракка чыгарлык булыр дип уйлыйбыз, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. - Уңыш начар түгел кебек. Яңа уңыш өчен складларны әзерлибез, алты ашлык саклау урынының өчесен бушаттык.

Бүген биредә берничә бригада эшли, берсе складларның идәннәрен ремонтлый – бетонлый, эретеп ябыштыручылар бригадасы бөртек саклау өчен бункер ясый. Шул көннәрдә Ростовтан тагын бер бригада киләчәк, алар сайдингтан тагын бер склад җыялар. Аның каркасын һәм түбәсен үткән ел ясаганнар. Складлар барысы да эчтән дә тыштан да агартылган, корткычларга каршы эшкәртелгән.

-Әкренләп складларны бушатабыз, анда фуражга үткән елгы солы, арпа һәм төрле бөртекләрдән кушылма бар. Бөртекне Башкортстаннан, Киров, Тула өлкәләреннән дә килеп алалар, шәхси хуҗалыкларга да сатабыз, заказ буенча илтеп бирү мөмкинлеге дә бар, - ди Илшат Сәйфулла улы. - Җәмгыятьтә белгечләр җитә, урак вакытына сезонлы эшчеләр дә алдык. Самара өлкәсенең Подлесная Андреевка авылыннан килеп эшләүчеләрне вахта йөртә.

Ындыр табагындагы бер склад супер-элиталы орлыклар белән тулы. Биредә “Казанский-560” сортлы көзге бодай - 91, “Фотинья ПР-3” сортлысы 76 тонна. Гәрәбәдәй бу орлыкларның яртысын үз кырларына чәчсәләр, калганы сатуга кала. Мәскәү өлкәсеннән дә заказлар бар икән.

ЧИРМЕШӘНАГРО” “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе әгъзасы, шунлыктан алар элиталы һәм супер элиталы орлыклар җитештерү белән дә шөгыльләнә.

Үткән ел гына урнаштырылган яңа бөртек чистарту һәм киптерү комплексы да тәртипкә китерелгән, эшкә әзер.

Ял иткән – пар җирләренә 800 гектарда көзге бодайны җир куенына салырга ниятләп торалар. Җирләр эшкәртелгән, әзер.

-Иң элек комбайннар көзге бодай уңышын җыярга чыгачаклар, бу культура бездә 1050 гектар мәйдан били, - ди Илшат Гозәеров. - Комбайннарга эш күп: 515 гектарда - язгы бодай, 705 гектарда - арпа, 85 гектар солы өлгереп килә. Аннан соң карабодай (85 гектар), рапс (500 гектар), көнбагышка (800 гектар) чират җитәр. Урып-җыю чорында ягулык белән проблема булмас, алдан хәстәрен күрдек.

Җәмгыятьнең ашханәсе ел әйләнәсе эшли, пешекчеләр көнгә ике тапкыр кайнар аш әзерлиләр, эшчеләрне урыннарга барып тәмле ашлар белән сыйлыйлар.

-Урак вакытында яллар аз эләгә инде, - ди склад мөдире Наталья Ризванова. -Комбайннар эштән туктагач кына өйгә кайтабыз. Хезмәтебезгә күрә хакын да алабыз, коллективыбыз дус, тату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЧирмешәнАГРО Урак чоры комбайннар