Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"ЧИРМЕШӘНАГРО" да иртә чәчәләр, иртә уралар

Башка күпчелек хуҗалыкларда комбайннар кырга чыга гына башласа, "ЧИРМЕШӘНАГРО"да 137 гектардан уңыш суктырып та алынган. Шенталага алып баручы юл кырыенда берьюлы дүрт комбайн эшли, арпа суктыралар. Иң сөендергәне - уңыш бик яхшы. -Башаклары да зур түгел кебек, әмма, үзебезнең дә ис китә, гектардан 50 центнер чыга, - ди җәмгыять инженеры...

Башка күпчелек хуҗалыкларда комбайннар кырга чыга гына башласа, "ЧИРМЕШӘНАГРО"да 137 гектардан уңыш суктырып та алынган.


Шенталага алып баручы юл кырыенда берьюлы дүрт комбайн эшли, арпа суктыралар. Иң сөендергәне - уңыш бик яхшы.

-Башаклары да зур түгел кебек, әмма, үзебезнең дә ис китә, гектардан 50 центнер чыга, - ди җәмгыять инженеры Ирек Назыйров. -Бу участокта арпа иң иртә чәчелгәне, өлгергән, коры.

Кырдан кайткан ашлыкны чис­тарта баралар, менә-менә үзләренең киптерү агрегаты да хәрәкәткә җибәрелер. Яңгырга китсә ансыз булмый.

Район буенча алганда урак күрсәткечләре тыйнак әле, 493 гектардан гына уңыш суктырып алынган (тиешленең 1 проценты). Әлегә 7 хуҗалык кына бөртек суктыра, арпа уңышы җыя­лар. Эшне бөртеклеләрнең соң өлгерүе тоткарлый, әмма көтәргә дә вакыт калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чәчәләр уралар