Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән ярминкәсендә чәчәк үсентеләрен күпләп саттылар

Узган атнада Чирмешәндәге ярминкәдә иң үтемле товар, мөгаен, чәчәк үсентеләре булгандыр. Теплицада үстерелгән, берсеннән-берсе матур, әллә-ничә төрле үсентеләрне уртача 30-50 сумга саттылар. Ике атнага бер үткәрелүче мондый базарда килограммын 20-35 сумга бәрәңге дә тәкъдим итүче бар иде. Кызыл һәм бройлер чебешләр, бәпкәләр, төрле зурлыктагы, 21-35 мең сумга - бозаулар, җиләк-җимеш...

Узган атнада Чирмешәндәге ярминкәдә иң үтемле товар, мөгаен, чәчәк үсентеләре булгандыр. Теплицада үстерелгән, берсеннән-берсе матур, әллә-ничә төрле үсентеләрне уртача 30-50 сумга саттылар.

Ике атнага бер үткәрелүче мондый базарда килограммын 20-35 сумга бәрәңге дә тәкъдим итүче бар иде. Кызыл һәм бройлер чебешләр, бәпкәләр, төрле зурлыктагы, 21-35 мең сумга - бозаулар, җиләк-җимеш үсентеләре, бал, кием-салым, свежий кыяр һәм помидор, бодай, он эшләнмәләре алып килүчеләр дә шактый. Берәү һаман орлык суганы алырга кыстый. Аны кая илтәсең, киләсе елга "бармый"...
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкәләр чәчәк үсентеләре үстерү