Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән сөтен читкә алып китәләр

Чирмешән сөт кабул итү пунктына көн саен уртача 2 тонна сөт китерелә. Бирегә, нигездә, "Үтәмеш", "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең "Югары Кармалка", "Түбән Кәминкә" бүлекчәләреннән һәм Чирмешән, Шешминка, Түбән Чегодай, Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе авылларындагы шәхси хуҗалыклардан җыелган продукцияне кабул итәләр. -Бездән сөтне Арча май - сыр заводына алып китәләр, - ди "Чирмешән...

Чирмешән сөт кабул итү пунктына көн саен уртача 2 тонна сөт китерелә.

Бирегә, нигездә, "Үтәмеш", "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең "Югары Кармалка", "Түбән Кәминкә" бүлекчәләреннән һәм Чирмешән, Шешминка, Түбән Чегодай, Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе авылларындагы шәхси хуҗалыклардан җыелган продукцияне кабул итәләр.
-Бездән сөтне Арча май - сыр заводына алып китәләр, - ди "Чирмешән май - сыр заводы" директоры Марс Шәйхетдинов. -Элек аның бер өлешен эшкәртеп, пакетларга тутырып, район кибетләренә сатуга чыгарып карадык, сыйфаты яхшы, бәясе дә түбән булуына карамастан, аңа зур сорау булмады. Элек балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә ала иде, быел, тендер нигезендә, алар башка оешмалар белән эш итәләр.
Ноябрь аенда тапшырылган сөт өчен (зачет авырлыгында 1 килограмм сөткә 21 сумнан) исәп - хисап ясалган. Яңа елга кадәр декабрь өчен дә түләргә планлаштыралар.
Районыбызда сөтне башка кайбер эшкуарлар да җыя һәм читкә озата, алып китәләр. Күмәк һәм шәхси хуҗалыклар көн саен тулаем уртача 11 тонна сөт тапшыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сөт тапшыру