Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә яхшы эшләүчеләргә бозау да җәл түгел

Әлеге җәмгыятьнең Яңа Элмәледәге гаражында иртән үк эш кайный. Механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, язгы кыр эшләренә әзерлиләр. Гараж мөдире Алик Краснов әйтүенчә, Валерий Симухин, Алексей Павлов, Шамил Минхәеров, Василий Шадров, Евгений Портнов тырмаларны һәм культиваторларны төзәтеп куйганнар да. Бүген Валентин Кириллов чәчкеч ремонтлау белән мәшгуль, Шамил Минхәеров тракторын төзәтүгә...

Әлеге җәмгыятьнең Яңа Элмәледәге гаражында иртән үк эш кайный. Механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, язгы кыр эшләренә әзерлиләр.

Гараж мөдире Алик Краснов әйтүенчә, Валерий Симухин, Алексей Павлов, Шамил Минхәеров, Василий Шадров, Евгений Портнов тырмаларны һәм культиваторларны төзәтеп куйганнар да.

Бүген Валентин Кириллов чәчкеч ремонтлау белән мәшгуль, Шамил Минхәеров тракторын төзәтүгә керешкән.

-Бу хуҗалыкта инде өченче ел эшлим, - ди Лашманда яшәүче Шамил .- Инженер Рәис Зөфәров та безнең авылдан, аның белән килеп йөрим. Яз-көз тракторда җир сөрүдә, чәчүдә дә, уракта да катнашам, кыш көне техника ремонтлыйбыз.

Шамилның хезмәткә түләүгә дә, техника ремонтлау өчен шартларга да дәгъвасы юк: бина җылытыла, кирәкле запас частьләр бар.

-Хезмәт хакы аласызмы?-дим аңа.

-Ай саен биреп баралар, соңгы тапкыр 21 мең сум алдым, -ди Шамил.- Кирәк икән фураж да алырга була, бушлай печән дә бирделәр. Яхшы эшләүчеләргә премия дә каралган-ел азагында бозау бирәләр, быел аны мин дә алдым. Эшләгән кешенең кадере бар монда.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Чирмешән районының Сөлчә бозау да җәл түгел яхшы эшләүчеләргә җәмгыятендә