Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының күршеләре – Самара өлкәсенең Ясная Поляна поселогына да гарасат зур зыян салган

-Өермә 12 хуҗалыкка, 10 торак йортка кагылды, - ди Шентала районының Сәләй авыл җирлеге башлыгы Александр Федотов. -Рәхмәт, табигать бәла-казасын бетерүдә иң элек Чирмешән районы электр челтәрләре бригадасы нык булышты, поселокка дистәгә якын яңа багана утыртып, электр уты бирделәр. Ясная Полянада 200әр метр арада электр һәм газ челтәрләрен ремонтларга туры...

-Өермә 12 хуҗалыкка, 10 торак йортка кагылды, - ди Шентала районының Сәләй авыл җирлеге башлыгы Александр Федотов. -Рәхмәт, табигать бәла-казасын бетерүдә иң элек Чирмешән районы электр челтәрләре бригадасы нык булышты, поселокка дистәгә якын яңа багана утыртып, электр уты бирделәр.


Ясная Полянада 200әр метр арада электр һәм газ челтәрләрен ремонтларга туры килгән.

Гарасатта Меркуловлар - иң зур зыян күрүчеләр. Көчле өермә өйләрен, гаражларын, абзарларын түбәсез калдырган. Бөтен җирдә такта, шифер кисәкләре, сугыш узган диярсең.

-25 ел бөртекләп җыйганыбыз әрәм булды, - ди өй хуҗасы, фермер Александр Меркулов. -Ярый әле барыбыз да исән-сау, гарасат вакытында өйдә юк идек. Малларыбыз, автомашинабыз, авыл хуҗалыгы тагылма машиналары исән.

-Безгә 3 майда булган өермә бер зыян салган иде инде, түбәләрне күптән түгел генә рәткә китердек, - ди хуҗабикә Елена. -Мин, гомумән, Ясная Полянадан бик күпләр Чирмешәндә эшли. Рәхмәт, поселокка иң беренче булып күршеләребез - Чирмешән электрчылары килеп җитте. Үзебезнең Самара өлкәсе Шентала районы оешмалары да булыша. Безгә ярдәм тагын кирәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined гарасат