1 июнь кичендә Чирмешән районының Югары Чегодай авылында булган давыл-гарасат вакытында 25 йортка, 18 гаражга, 17 мунчага, 30 абзарга зыян килә. Көчле өермә кайсының түбәләрен алып ташлый, фронтоннарны ишеп төшерә, агачларны, электр баганаларын аудара.
Төштән соң, дүртенче яртыларда башланган, нибары 10-15 минутка сузылган гарасат фельдшер-акушерлык пункты, мәктәп биналарының да түбәләрен...